Чарада авылдаш солдатның туганнары һәм якыннары, Иске Калмаш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре, авылның старостасы Илфат Финат улы Хаҗиев, Иске Калмаш мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова чара кунагын сәламләде һәм сугыш хәрәкәтләрендә фидакарьлек күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Шәхси эшкуар Зилә Фәнис кызы Йосыпова да яугиргә рәхмәт белдереп, истәлекле бүләк тапшырды. Күркәм чараны алып баручылар гасырлар буена илебез солдатларының башка дәүләтләр хәрбиләреннән аерып торган каһарманлыклары, батырлыклары һәм Ватанга булган риясыз мәхәббәтләре турында сөйләделәр.
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз “Хәсән” яудагы дусларының батырлыклары турында сөйләде, хәрби хезмәтнең мөһимлеген һәм Ватанга тирән мәхәббәтен, алдындагы бурычын йөрәге кушуы буенча намус белән үтәвен билгеләп үтте. Балалар өчен ватанпәрвәрлек, илебезне фидакарьләрчә саклаучы чын геройлар турында мондый якташыбызның үзеннән ишетү аеруча мөһим булды. Яугир шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм һәр кешенең тормышында намус һәм бурычның әһәмияте турында сөйләде. 5-6 сыйныф укучылары аңа сәламәтлек, саулык, исән-сау туган ягына кайту теләкләрен җиткерделәр. “Укучыларның, якташларының җылы сүзләре язылган хатлары, туган җирләреннән килгән посылкалар һәр хәрбинең күңелен җылыта, сугышчан рухын күтәрә”, – диде ул.
Мондый очрашуларның әһәмияте балаларда патриотик хисләр тәрбияләүдә бәһаләп бетергесез. Әңгәмә ахырында китапханәчеләр якташыбызга ныклы сәламәтлек, имин хезмәт, тизрәк Җиңү белән әйләнеп кайтуын теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Очрашу бик дулкынландыргыч һәм күңел кылларын тибрәтерлек булса да, анда катнашучылар күңелләрендә үз илебез, аны яклаучы егетләребез өчен җылылык һәм горурлык хисләре кичереп таралыштылар. Барыгызга да тыныч күк йөзе телибез.