Анда Чакмагыш гимназиясенең 8А сыйныфы укучылары катнашты. Чара барышында алар борынгы Русьта баһадирлардан башлап уңай эшләр өчен үзләрен корбан итеп, туган җирләрен саклаган кешеләр хөрмәт ителүе турында белделәр. Русия тарихының иң героик битләреннән берсе – 1812 елгы Ватан сугышы, ул вакытта рус армиясе француз армиясен җиңгән. Бөек Ватан сугышының һәр көне – фронтта һәм тылда кешеләрнең батырлыгы, аларның Ватанга тугрылыкларын исбатлау. Һәм бүген дә аларның батырлыгы үлемсез һәм аларны онытырга ярамый. Чарада катнашучылар бер минут тын торып, Әфганстанда һәм Чечняда интернациональ бурычларын үтәргә туры килгән яшь сугышчы-интернационалистларыбызны искә алдылар. Ә бүген исә безнең күпчелек якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнашып, Ватанга тугры хезмәт итәләр. Укучылар шулай ук Ватаныбыз тарихының геройлары һәм героик битләре турында белемнәрен күрсәттеләр. Чара патриотик җырлар һәм үткән заман геройлары, махсус хәрби операция башлану турында электрон презентацияләр күрсәтү белән үрелеп барды һәм “Имею честь служить тебе, Россия!” дип исемләнгән иллюстратив китап күргәзмәсен тәкъдим итү белән тәмамланды.