ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Барысы да Жиңү өчен
29 гыйнвар 2025, 11:10

Чараның төп максаты – яугирләргә ярдәм итү

Имәнлекул урта мәктәбе коллективы һәм укучылары да Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елына багышланган "Минем милли ризыгым" республика флешмобына актив кушылдылар.

Чараның төп максаты – яугирләргә ярдәм итүЧараның төп максаты – яугирләргә ярдәм итү
Чараның төп максаты – яугирләргә ярдәм итү

Чараның төп максаты – аш-су осталыгы күнекмәләрен үстерү һәм милли мәдәният белән танышудан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү һәм яшьләр арасында ватанпәрвәрлек хисләрен ныгыту. Флешмоб кысаларында 8-10 сыйныф укучылары тукмач әзерләделәр. Әлеге флешмоб кысаларында әзерләнгән ризыклар гуманитар конвой белән яугирләргә җибәреләчәк.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас