Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
31 гыйнвар , 12:45

Туган якка сөю тойгысы – яу кырында көч-куәт бирә

Туган йорт, туган авыл, туган як, туган җир... Һәр кеше өчен изге, кадерле, якын ул. Аеруча аннан еракта булган илебез азатлыгын яклаучы, барыбызның да иминлеген, якты киләчәген кайгыртучы  махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен туган җиргә булган сөю, ватанпәрвәрлек көче батырлыкларга рухландыручы, каһарманлыкларга өндәүче көч булып тора. 

Туган якка сөю тойгысы – яу кырында көч-куәт бирә
Туган якка сөю тойгысы – яу кырында көч-куәт бирә
 
Махсус хәрби операциядә катгашучы төрле яшьләрдәге якташларыбыз намус белән хезмәт итеп,   батырлыклар күрсәтүне дәвам итә. Алар арасында өлешчә мобилизация буенча да, килешү нигезендә хезмәт итүчеләр дә бар. Иске Калмаш авылыннан  “Хәсән” позывнойлы якташыбыз да – әнә шундый батыр йөрәкле, курку белмәс егетләрнең берсе. Күптән түгел, агымдагы елның гыйнварь аенда  моңа кадәр махсус хәрби операциядә катнашучы медаленә ия булган яшь яугир Ватанны һәм Русия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән фидакарьлек һәм шәхси батырлыгы өчен Жуков медале белән бүләкләнде. 
26 яшьлек якташыбыз Иске Калмаш авылында эшчән, гади гаиләдә туып үсә. Өч бала арасында ул иң өлкәне. Тыныч холыклы, аз сүзле, җитдилеге белән аерылып торучы егет мәктәп елларыннан ук актив, спорт сөючән була. Төрле спорт ярышларында, үзешчән сәнгать смотр концертларында күмәк биюләрдә чыгыш ясый. Туган авылында 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжында һөнәр үзләштерә. Аны тәмамлагач Бурятиядә армия сафларында махсус гаскәрләрдә хезмәт итә, Ватан алдындагы изге бурычын өлгеле үти. Махсус хәрби операция башлангач ул Ватанны сакларга китәргә карар итә һәм 2022 елның  сентябреннән   яугирләр сафында илебезне яклый. Якташыбыз “Гиацинт” коралы командиры булып хезмәт итә.
Ике елдан артык вакыт дәвамында Ватан мәнфәгатьләре  өчен көрәшүче “Хәсән” кыска вакытлы ялга кайткан арада да әнисенә, нәнәсенә ярдәмләшергә вакыт таба, дуслары, туганнары, авылдашлары белән очрашып, алар белән аралашу-күрешүдән  җан җылысы,  рухи көч ала. “Туган җир һавасы да тәнгә сихәт, көч-дәрт бирә”,  – ди сержант дәрәҗәсендә хезмәт иткән якташыбыз. 
Без аның кыска вакытлы ялга кайткан вакытында форсаттан файдаланып берничә сорауга җавап бирүен үтендек.
 
– “Хәсән”, солдат дуслыгы төшенчәсе синең өчен нәрсә ул?
– Солдат дуслыгы, минемчә, иң көчле, иң ныклы, мәңгелек дуслык ул. Ул  үзара ярдәмләшүгә, бер-береңне хөрмәт итүгә, уртак максатка һәм ярдәмгә нигезләнгән күпкырлы һәм тирән дуслык. Яудагы дуслык хезмәттә ярдәм итә. Дуслык никадәр ныграк булса, хезмәт тә шулкадәр җиңелрәк үтә.
Якташ яугир белән әңгәмәнең дәвамын “Игенче” гәзитенең 6нчы санында укырга була.
Туган якка сөю тойгысы – яу кырында көч-куәт бирә
Туган якка сөю тойгысы – яу кырында көч-куәт бирә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: