Игътибар, гаделлек һәм кайгыртучанлык – махсус хәрби операциядә катнашучыларга бүгенге көндә иң кирәге.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе Чакмагыш районында киң колач алды.
Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Чакмагыш районы халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйли, ризыклар әзерли һәм башкалар. Ярдәм махсус штабка тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.
Районыбызның бишенче “Шатлык” балалар бакчасының "Ягодки" әзерлек төркеме балалары да "Солдатка ярдәм" акциясенә кушылды. Кечкенәләр илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугир якташларыбыз өчен хуш исле чәйләр туплап, пакетларга тутырды. Чәй пакетлары балалар үзләре эшләгән рәсемнәр белән бизәлде.
“Әлеге акция балаларда ватанпарвәрлек, гражданлык нигезләрен формалаштыруга, ата-аналарны үз балаларын патриотик тәрбияләүгә актив җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Акциядә балалар бик теләп катнашты. Үзләре кечкенә булса да, зур эш башкардылар”, – ди тәрбиячеләр Зөлфирә Фәвис кызы Борһанова һәм Алсу Рәшит кызы Лотфуллина.