ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
10 февраль 2025, 04:25

Бердәмлек белән Җиңүне якынайтыр өчен

“Ихлас догалар – хәрбиләребезгә безнең иң көчле ярдәмебез һәм дошманга каршы коралыбыз”, – дип әйтелде якташ яугирләрнең якыннары белән очрашуда

Бердәмлек белән Җиңүне якынайтыр өченБердәмлек белән Җиңүне якынайтыр өчен
Бердәмлек белән Җиңүне якынайтыр өчен


Районыбызда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы чикләрендә төрле чаралар оештырыла. Аларның берсе Чакмагышның “Әдһәм-Бикә” мәчетендә үтте . Аллаһ йортында булган очрашуга район үзәгендә яшәп, өлешчә мобилизация буенча яки үз ихтыяры белән контракт нигезендә махсус хәрби операция бурычларын үтәргә киткән хәрбиләрнең һәм медицина хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары чакырылды.
Чарада муниципаль район Советы сәркатибе, үзе дә ике яугирнең әтисе булган Фаил Әхнәф улы Ишморатов, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, муниципаль район һәм Чакмагыш авыл биләмәсе хакимиятләре вәкилләре катнашты.
Очрашу изге Коръән аятьләрен уку белән башланды. Иң тәүдә районның имам-мөхтәсибе Фаяз хаҗи Котлыев илебез бәйсезлеге өчен барган аяусыз көрәштә һәлак булган яугирләр һәм барлык мәрхүм якташларыбыз рухына дога кылып, әлеге вакытта дошманга каршы сугышкан хәрбиләр исәнлегенә аятьләр яңгыратты. Артабан анда килүчеләрне сәламләп, чараны алып баручы мәчетнең имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев: “Без бу очрашуны оештыруны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы белән сөйләшеп-киңәшләшеп, аның белән һәм Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте, район хәрби комиссариаты белән берлектә үткәрергә күптән ниятләдек. Бүгенге очрашуыбызның төп асылы – яудагы егетләребез өчен Аллаһ Тәгаләдән исәнлек-ныклык сорау, алар өчен догалар кылып, бу догаларның кабул булуын үтенү, сабырлыгыбызны ныгыту”, – диде һәм сүзне мәртәбәле кунакларга тапшырды. Район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов һәм районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров яугирләрнең һәркайсының хәрби операция бурычларын үтәп, сау-сәламәт булып мөмкин кадәр тизрәк җиңү белән туган якларга әйләнеп кайтуларын, әти-әниләренә, гомер юлдашларына сабырлык белән, алар өчен догалар кылып, шушы җиңел булмаган чорны сабырлык белән үтә алуларын теләделәр һәм ихлас Ватаныбыз каһарманнарының батырлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Язманы тулысынча "Игенче" гәзитендә укырга була.

Бердәмлек белән Җиңүне якынайтыр өчен
Бердәмлек белән Җиңүне якынайтыр өчен
Бердәмлек белән Җиңүне якынайтыр өчен
Бердәмлек белән Җиңүне якынайтыр өчен
Бердәмлек белән Җиңүне якынайтыр өчен
Бердәмлек белән Җиңүне якынайтыр өчен
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас