ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
11 февраль 2025, 13:05

Изге күңелле көмеш волонтер җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә

Изге күңелле төрле яшьләрдәге райондашларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтеп, җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә.

Изге күңелле көмеш волонтер җиңүне якынайтуга үз өлешен кертәИзге күңелле көмеш волонтер җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә
Изге күңелле көмеш волонтер җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә

Район үзәгендәге М.Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабының көмеш волонтеры Миләүшә Наил кызы Нәбиуллина үз куллары белән яугирләребез өчен җылыту билбаулары һәм антитепловизион плащлар теккән. Плащлар якташларыбызны начар һава торышыннан саклап кына калмыйча, аларны дроннар өчен дә күренми торган итәчәк. “Яугирләребез өчен безнең ярдәмебез бик мөһим. Безнең һәркайсыбыз аларга кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тиеш, шул чакта без Җиңүне дә якынайтырбыз, һәркайсыбыз үз урынында, үз постында. Бу безнең фронт”, – ди эчкерсез ярдәме турында Миләүшә Наил кызы.

Изге күңелле көмеш волонтер җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә
Изге күңелле көмеш волонтер җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә
Изге күңелле көмеш волонтер җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас