Чарага махсус хәрби операциядә катнашучы “Никулин” позывнойлы якташыбыз гаиләсе белән чакырылган иде. Күрсәткән батырлыгы өчен командование аңа кыска вакытлы ял биргән. Очрашу башында китапханәче Мәрьям Смакова солдатларыбызның батырлыгы, каһарманлыгы, Ватанга булган мәхәббәте турында сөйләде. Шулай ук ул чарада катнашучыларны махсус хәрби операция хронологиясе һәм аның башлану сәбәпләре белән таныштырды. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар. Чакырылган кунак, үз чиратында, аларга Даян Мурзин исемендәге ирекле батальонның «Башкортстан» мотоукчылар полкы составындагы эвакуация төркеме водитель-санитары хезмәте турында сөйләде. Шулай укучылар белән әңгәмәдә аның позывное, хәрби хәрәкәтләр зонасында күпме вакыт булуы, яугирләрнең көнкүреш шартлары темаларына да кагылдылар. Балалар яугирнең үгет-нәсыйхәтләрен, изге теләкләрен зур игътибар белән тыңладылар. Патриотик сәгатьтә катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга исән-сау җиңү белән кайтуларын теләделәр. Барысы да бертавыштан сугыш хәрәкәтләренең тизрәк тәмамлануына һәм җиңү безнең якта булачагына ныклы ышаныч белдерделәр. Ватанпәрвәрлек сәгате Бәшир авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга багышланган презентация белән үрелеп барды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чаралар үткәрү балаларда ватанпәрвәрлек һәм безнең иминлегебез өчен үз гомерләрен куркыныч астына куючыларга хөрмәт тәрбияләүнең мөһим өлеше булып тора. Без геройларыбыз белән горурланабыз һәм аларның батырлыкларын беркайчан да онытмаячакбыз!