Чарада катнашучыларны авыл хакимияте башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова сәламләде. Әлеге турнирның иганәчеләре – "Калмаш егетләре", Зилә Фәнис кызы Йосыпова. Чарада шулай ук көрәшченең әти-әнисе дә катнашты.
Руслан Иске Калмаш авылында үскән. Мәктәпне тәмамлагач БАТКның Чакмагыштагы филиалында һөнәр алып чыга, Русия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт үтә. 2023 елда иреклеләр сафына керергә һәм илебез чикләрен якларга дигән җитди карар кабул итә. Батыр йөрәкле якташыбыз Ватаныбыз өчен, халкыбыз тынычлыгын һәм иминлеген саклап, батырларча һәлак булды. Каһарманнарыбыз турында хәтер мәңгелек!
Фируза Хаҗиева, Иске Калмаш авылы.