ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
12 февраль 2025, 06:45

Окоп шәмнәре – безнең хәрбиләр өчен алыштыргысыз атрибут

Чакмагыш беренче урта мәктәбенең шәйморатовчылары волонтерлар һәм “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары белән берлектә МХОда катнашучылар өчен окоп шәмнәре ясаган.

Окоп шәмнәре – безнең хәрбиләр өчен алыштыргысыз атрибутОкоп шәмнәре – безнең хәрбиләр өчен алыштыргысыз атрибут
Окоп шәмнәре – безнең хәрбиләр өчен алыштыргысыз атрибут


“Мәктәп укчылары бу шәмнәрнең ни өчен кирәклеген, хәрбиләргә нинди ярдәм китерәчәген аңлыйлар, шуңа күрә барысын да чын күңелдән башкаралар. Моның ниндидер хобби яки мавыгу түгел, ә Ватанга ярдәм икәнен, алар ясаган һәр окоп шәмнең яудагы якташларга ярдәм китерәчәген беләләр”, – дип билгеләп үтте шайморатовчыларның сыйныф җитәкчесе Илсур Саматов.
Мәктәп директоры Алмаз Бикмөхәммәтов: "Окоп шәмнәре – безнең хәрбиләр өчен алыштыргысыз атрибут. Алар яктылык һәм җылылык белән тәэмин итеп, 6-7 сәгать чамасы янарга сәләтле. Шәм ярдәмендә җылынырга, аяк киемен киптерергә, ризыкны җылытырга һәм хәтта су кайнатырга мөмкин. Шәмнәр посылкаларга тутырылып, шушы көннәрдә гуманитар ярдәм белән МХОга озатылды. Балалар кулы белән чын күңелдән яратып ясалган бу шәмнәр күңел җылысы символына әверелер һәм һәр яугирне җылытыр дип өметләнәбез!”

Окоп шәмнәре – безнең хәрбиләр өчен алыштыргысыз атрибут
Окоп шәмнәре – безнең хәрбиләр өчен алыштыргысыз атрибут
Окоп шәмнәре – безнең хәрбиләр өчен алыштыргысыз атрибут
Окоп шәмнәре – безнең хәрбиләр өчен алыштыргысыз атрибут
Окоп шәмнәре – безнең хәрбиләр өчен алыштыргысыз атрибут
Окоп шәмнәре – безнең хәрбиләр өчен алыштыргысыз атрибут
Окоп шәмнәре – безнең хәрбиләр өчен алыштыргысыз атрибут
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас