ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Барысы да Жиңү өчен
17 февраль 2025, 10:20

Яугир тормышында истәлекле вакыйга

Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугир якташыбыз өчен шатлыклы һәм истәлекле вакыйга булды. Кыска вакытлы ялга кайткан яугир сөйгәне белән никах укытып, гаилә корды.

Яугир тормышында истәлекле вакыйгаЯугир тормышында истәлекле вакыйга
Яугир тормышында истәлекле вакыйга


Шушы матур гомер бәйрәме белән аны котларга район ЗАГС бүлегенә муниципаль район хакимияте һәм Советы коллективлары, якташыбызның хезмәттәшләре, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, туганнары, якыннары килгән иде.
Ватанны саклаучы туган якларына исән-имин әйләнеп кайтып, үз гаиләсе өчен ышанычлы терәк булсын, алар бер-берсен саклап, озак еллар парлы гомер итүен телибез!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас