Әйе, чыннан да, безнең бабаларыбыз, аталарыбыз Ватаныбызны саклаганнар. Илебез тарихында без күз яшьләре белән искә төшергән сагышлы битләр күп: 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы, аннан соң Әфган, Чечен сугышлары. Хәзер дә дөнья тыныч түгел. Әмма без һәрвакыт Ватан алдында үз гражданлык бурычын үтәүче һәм үтәгән кешеләр турында горурланып сөйлибез.
Район үзәк биләмәара китапханәсендә Ватанны саклаучылар елын ачуга багышланган чара узды. Ике буынны, ике якны күрергә һәм аларның фикерләрен ишетергә омтылу максаты белән түгәрәк өстәл артында очрашу узды. Чара кунагы, Чакмагыш районы хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров үзе турында, ни өчен хәрби һөнәр сайлавы турында сөйләде. Армиядә хезмәт итү үзенчәлекләренә тукталып, безнең заманда солдатның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында бәян итте. Андагы буыннар белән чагыштырганда, хәрби хезмәткә чакырылучыларның әзерлек дәрәҗәсе аерылуы, хәрби хезмәткә чакырылучыларның сәламәтлеге торышына борчылу белдерде.
Чарада катнашучы Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыш филиалы укытучылары Илгизәр Дамир улы Гаскәров һәм Рим Мәгариф улы Хуҗин ватанпәрвәрлекнең һәм хәрби бурычны үтәү мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Егетләр дә үз чиратында хәрби хезмәткә әзер булулары турында бәян иттеләр. Үз сорауларына җавап алгач, аларда хәрби карьера зур кызыксыну уятты.
Чара ахырында кунаклар хәрби хезмәткә чакырылучыларга үзләренең киңәшләрен һәм теләкләрен җиткерделәр.