Безнең мәктәпкәчә учреждениебездә Русия Федерациясендә Ватанны саклаучылар һәм республикабызда игълан ителгән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү еллары чикләрендәге чаралар планы актив тормышка ашырыла. Балалар бакчасы хезмәткәрләре, тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре төрле чараларда, акцияләрдә ихлас катнаша, махсус хәрби операция яугирләренә бүләкләр әзерли. Бакчабызның «Гномики» әзерлек төркемендә Ватанны саклаучылар көненә солдатлар өчен үзенчәлекле бүләкләр ясадылар. Тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм балалар өчен осталык дәресе оештырып, бергәләп яугир-якташларыбызга оекбаштан танклар ясадылар. Хәрби техника ясау өчен алар ике пар җылы кышкы оекбаш, көпшә урынына тасма һәм карандаш кулландылар. Танклар бик тә үзенчәлекле, файдалы һәм символик мәгънәгә ия булды. Шулай ук балалар үз куллары белән сюрпризлы кызыклы открыткалар да әзерләделәр. Һәр открытка эченә шоколад һәм чәй салынган пакет беркеттеләр, илебез иминлеге сагында торучы патриотларыбыз –хәрбиләргә үз куллары белән рәхмәт һәм ярдәм сүзләрен дә язарга онытмадылар.
Безнең ихлас күңелдән әзерләнгән бүләкләребез якташларыбыз йөзләрендә елмаю, шатлык чаткылары булып чагылыр, яктылык, җан җылысы символы булып, һәр солдатны җылытыр, җиңүгә көч-куәт, рухи көч бирер дип ышанабыз.