ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
28 февраль 2025, 07:25

Уртак максат белән берләшеп

Ил өчен авыр вакытта кемнең кем икәне күренә, нинди «камыр»дан басылганы беленә, диләр. Махсус хәрби операция башланганнан бирле төрле яшьләрдәге, дәрәҗәдәге райондашларыбызны яугирләргә ярдәм күрсәтү теләге берләштерде.

Уртак максат белән   берләшепУртак максат белән   берләшеп
Уртак максат белән берләшеп

Чакмагыштагы Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабында эшләүче белгечләр әйтүенчә, ярдәм итүчеләр күп. Бу волонтерлар да, гади кешеләр дә. Аларның арасында хаклы ялдагы апалар да байтак. Бу кешеләр өчен «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» сүзтезмәсе гади сүзләр генә түгел, алар артында күпләрнең тырыш хезмәте, волонтерларның даими эшчәнлеге ята.
Өлкән яшьләрдәге изге күңелле көмеш волонтерлар – Ризидә Гыйләҗева, Гөлчирә Нәбиуллина, Любовь Алиева, Фаруза Әюпова, Миләүшә Нәбиуллина, Альфира Гыймаева, Нәсимә Сөләймәнова, Венера Кәлимуллина, Альфира Дилмөхәммәтова, Нөбелә Сафиуллина, Рәфидә Ибәтуллина, Лида Багданова, Идая Ибәтуллина, Светлана Асылова, Мәүлидә Сакаева, Фәүзия Бакаева, Мәхмүдә Сәяпова, Мәрьям Нурлыгаянова, Рәшидә Мусина һәм Чакмагыш гимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы, мәрхәмәтле күңелле гүзәл зат Гүзәлия Галиева бердәм команда булып җиңүне якынайтуга кулларыннан килгәнчә өлеш кертәләр, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен маскировка челтәрләре үрәләр.
Бу челтәрләр яугирләрне, коралларны, хәрби техника һәм инженерлык корылмаларын дошманнан яшерү өчен киң кулланыла. “Яугирләребез нинди һава торышы булуга карамастан, безне яклыйлар, ә безнең оста кулларыбыз аларга челтәрләр ясап ярдәм итә. Бу егетләребезнең гомерләрен саклап калырга, танкларны һәм окопларны капларга ярдәм итә”, – ди әлеге изге эштә катнашучы гүзәл затлар.
Алар белән бергә Гүзәлия Наил кызы Галиева да әлеге мөһим эштә беренче көннәрдән үк ихлас катнаша. Чакмагышыбызның гүзәлләрдән-гүзәл, изге күңелле, нәфислек, җылылык бөркелеп торган, бар яктан да өлгеле булган биш бала анасы ничек вакыт җиткерәдер – аның энергиясе, тырышлыгы, сәләтләре һәммәбездә дә бары тик соклану хисләре генә уята. Гаиләсендә дә, хезмәт урынында да, җәмәгатьчелек эшендә дә актив кайнап, ул барысына да өлгерергә тырыша. Маскировка челтәрләре үрүдән тыш, яугирләребез өчен талисманнар да әзерли һәм бу эшкә укучыларны да өйрәтә һәм актив җәлеп итә. “Бу эшләрне мин кемнеңдер кушуы буенча түгел, ә чын күңелемнән, йөрәгем кушуы буенча башкарам”, – ди ул бу хакта.
Алда әйтеп киткән гүзәл затларның күпчелеге маскировка челтәрләре үрү белән генә чикләнеп калмыйча, башка төрле ярдәм дә күрсәтеп торалар, хәрби бурычларын намус белән үтәүче ир-егетләргә кулларыннан килгән кадәр булышу өчен ашкынып торалар. Алар Ватаныбыз иминлеге сагында торучы хәрбиләр өчен җылы оекбашлар, бияләйләр һәм башка киемнәр бәйләп, яуда кирәкле әйберләр тегеп китерәләр.
Әйтик, көмеш волонтер Миләүшә Наил кызы Нәбиуллина үз куллары белән яугирләребез өчен җылыту билбаулары һәм антитепловизион плащлар тегеп ярдәм итә. Плащлар якташларыбызны начар һава торышыннан саклап кына калмыйча, аларны дроннар өчен дә күренми торган итә. “Яугирләребез өчен безнең ярдәмебез бик мөһим. Безнең һәркайсыбыз аларга кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тиеш, шул чакта без Җиңүне дә якынайтырбыз, һәркайсыбыз үз урынында, үз постында. Бу безнең фронт”, – ди эчкерсез ярдәме белән уртаклашып Миләүшә Наил кызы.
“Безнең штабта бердәм тырышлык белән бу изге эштә катнашучы барлык хатын-кызларга да зур рәхмәтлебез. Алар бар яклап та активлар, сәламәт яшәү рәвеше дә алып баралар, Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова җитәкчелегендә физик культура белән шөгыльләнәләр. Әйткәнне дә көтеп тормыйча, шундук ярдәмләшергә килеп җитәләр. Аларның һәркайсы да олы мактауга һәм хөрмәткә лаек”, – ди волонтер өлкән буын вәкилләре турында зур ихтирам белән Яшьләр үзәге белгече, волонтер Ирина Хәбиб кызы Мансурова.
Әйе, аларның һәркайсы турында аерым һәм бик күп язып булыр иде, һәркайсы олы йөрәкле зур хөрмәткә лаек гүзәл затлар. Маскировка челтәрен үрү җиңелләрдән түгел, шуңа да карамастан алар челтәр үрү технологиясенең барлык серләренә төшенеп, бу эштә җитәрлек тәҗрибә тупларга өлгереп, таләпләрен төгәл үтәп башкара. Челтәрнең һәр ячейкасына игелек һәм мәхәббәт хисләре кушылган туган як, җиңүгә омтылыш энергиясе барыннан да ышанычлырак, дигән өметтә алар.

Уртак максат белән   берләшеп
Уртак максат белән   берләшеп
Уртак максат белән   берләшеп
Уртак максат белән   берләшеп
Уртак максат белән   берләшеп
Уртак максат белән берләшеп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас