+22 °С
Яңгыр
Бу изге эштә Тозлыкуш авылы хатын-кызлары да актив катнаша. Алар авылның модельле мәдәният йортында маскировкалау челтәрләре үрү өчен тасмалар кисеп әзерли башладылар. Тасмалар әзер булганнан соң, маскировка челтәрен үрүгә керештеләр. Маскировкалау челтәрен үрү процессы белән танышу өчен бирегә кунакка балалар да килде. Үрү барышында аларга бу челтәрләрнең безнең яугирләребезгә объектларны дошман күзләреннән яшерергә ярдәм итүен аңлаттылар. Алар оста куллы апаларны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Шул арада бер маскировкалау челтәре әзер дә булды.