ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы

Әкият иленә эләгеп

Бүген башкалабыз Уфаның опера һәм балет театрында “Кечкенә принцессалар балы” үтте.

Әкият иленә эләгепӘкият иленә эләгеп
Әкият иленә эләгеп


4 март көнне Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында, «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова патронаты астында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кызлар өчен нәни принцессалар балы узды.
Чарага республиканың төрле төбәкләреннән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кыз балалар килгән иде. Бу күркәм чарада раойныбыз чибәркәйләре дә катнашты. 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь принцессаларга мастер-класслар, иҗади күргәзмә, танылган кешеләр белән очрашулар оештырылды, театр фойесында фотозоналар, визаж студиясе эшләде. Кечкенә принцессалар чарада диңгездәй эмоцияләр алды, стилистлар аларны чын принцессаларга әйләндерде.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тормыш иптәше Каринә Хәбирова белән кунакларны сәламләде, аларны яз бәйрәме белән котлады.
"Сез иң матур принцессалар. Нинди генә авырлыкларга карамастан, сез – искиткеч, якты йөзле, изге күңелле кызлар булып каласыз. Мин бүген сезне тәрбияләгән, һәр минут саен сезнең янда булган әниләрегезгә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Хөрмәтле әниләр, якынлашып килүче 8 Март белән котлауларымны кабул итегез. Мондагы нәни принцессаларның күпләренең әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша. Алар тиз арада туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын телим. Бәйрәм белән, кадерле нәни принцессалар!"– диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Балда катнашучылар «Том Сойер» спектаклен карады, һәркайсы бүләкле булды. Алар хәтта республика Башлыгы белән селфи да ясый алды.

Әкият иленә эләгеп
Әкият иленә эләгеп
Әкият иленә эләгеп
Әкият иленә эләгеп
Әкият иленә эләгеп
Әкият иленә эләгеп
Әкият иленә эләгеп
Әкият иленә эләгеп
Әкият иленә эләгеп
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас