Тайняш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Исхаков гүзәл затларны күркәм бәйрәм белән котлып, аларга Русиянең чын патриот улларын үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде. Чарада катнашучылар рәхәтләнеп аралашты, үзләренең уй-хисләре белән уртаклашты, улларының батырлыгы турында сөйләде. "Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы исеменнән чарага чакырылган барлык аналарга бүләкләр тапшырылды. Мәдәният хезмәткәрләре аларга моңлы җырлар бүләк итте.
Бу көнне Яңа Каръяуды авыл мәдәният йортында да матур чара булды. Очрашуга МХО да катнашучы яугирләрнең әти-әниләре чакырылган иде.
Яңа Коты авыл мәдәният йортында узган чара "Гүзәл ханымнар хөрмәтенә!" исеме астында узды. Бирегә тормыш иптәшләре өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган, контракт буенча хезмәт иткән яугирләрнең әниләре, тормыш иптәшләре, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның гаиләләре җыелды. Чараның төп өлешендә конкурслар, мавыктыргыч викториналар булды. Үзешчәннәр катнашлыгында музыкаль чыгышлар оештырылып, бәйрәм рухы тудырды.
"Чын күңелдән!" исеме астында Юмаш күпфункцияле авыл мәдәният йорты да МХО да катнашучыларның тормыш иптәшләре һәм әниләре хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырды. Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Гарифуллина котлау сүзләре җиткерде, сәламәтлек, батырлык һәм тыныч күк йөзе теләде. Чакырылган кунакларга рәхмәт йөзеннән балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм мәктәптә укучыларның үз куллары белән ясалган бүләкләре тапшырылды.
Рәҗәп авылы мәдәният йортында "Кояш булып балкы, хатын-кыз!» кичәсендә сәхнәдән сөйкемле гүзәл затларга, әниләргә һәм әбиләргә рәхмәт сүзләре, теләкләр яңгырады. Бәйрәмнең аерым кунаклары – МХО да катнашучыларның әниләре, тормыш иптәшләре иде. Мәдәният хезмәткәрләре алар өчен җылы атмосфера тудырды, аларга көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга һәм ярдәм тоярга мөмкинлек бирде. Фойеда бәйрәм уңаеннан күргәзмә оештырылган иде. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.