ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Барысы да Жиңү өчен
18 Марта 2025, 05:25

Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?

«Сәяси мәгълүмат үзәге» Мәскәүдә «Русия Федерациясе төбәкләренең  Махсус хәрби операциянең көн тәртибенә җәлеп ителүе» дигән доклад тәкъдим итте. Бу ─ илдә беренче күләмле тикшеренү нәтиҗәсе, ил төбәкләрен махсус хәрби операциягә ярдәм итү эшенә җәлеп итүнең характерын һәм күләмен бәяләү омтылышы. Башкортстан бу рейтингта өченче урынны алды. Экспертлар билгеләвенчә, бу – бездәге чараларның комплекслы һәм системалы булуы нәтиҗәсе. Шәхсән Радий Хәбиров җитәкчелегендәге идарә командасы нәтиҗәле эш тәэмин итә алды. Асылда, безнең республика тәҗрибәсен башкаларга үрнәк итеп куялар. Аның үзенчәлеге нидә?

Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?
Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?

 

Үзебезнекеләргә фронтта…

«Башкортстан үзенекеләрен ташламый» дигән гыйбарә күптән инде киң таралыш алды. Фронттагы сугышчылар Башкортстанның үз егетләре турында зур хәстәрлек күрүен, кирәкле әйберләр белән даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрүен, ә өйдә яугирләрнең гаиләләренең бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавын яхшы белә. Күп кенә хәрби хәбәрчеләр дә Башкортстанның фронтка һәм сугышчыларга ярдәме илдә иң яхшыларның берсе булуын билгеләде.

Без илдә беренче булып 2022 елда гуманитар конвой озаттык, ә алар барлыгы 144 булды. Моннан тыш, алгы сызыкка кирәкле әйберләр белән посылкаларны бөтен республикадан предприятиеләр, муниципалитетлар, битараф булмаган гражданнар даими рәвештә озата. Донбасста якташлары янында булмаган бер генә район хакимияте башлыгы да юк. Башкортстан гуманитар ярдәм китерүнең үз системасын булдырды: ЛХРда безнең логистик үзәк эшли, анда ярдәм заявкалар һәм ихтыяҗлар буенча бүленә.

Безнең табиблар чиратлап СВО зонасына солдатларга да, урындагы халыкка да ярдәм күрсәтергә бара, анда хәтта тешләрне дәвалау өчен заманча стоматология модулен дә китергәннәр. Безнең хатын-кызлар отрядлары СВО зонасындагы хәрби госпитальләрдә эшли, яралыларны карарга ярдәм итә.

... һәм тылда ярдәм итәбез

Биредә, тылда, СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 40тан артык ярдәм чарасы эшләнде, алар шифаханәләрдә бушлай дәвалануны, балаларга белем бирүне, кайбер салымнардан азат итүне, көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтүне һәм башкаларны үз эченә ала. Бер генә хәрби хезмәткәрнең гаиләсе дә игътибарсыз калмый.

Радий Хәбиров бу процессны шәхсән үзе контрольдә тота, ул берничә тапкыр махсус операция зонасында, алгы сызыкта булды, яугирләрнең проблемалары һәм шатлыклары турында үзләреннән ишетү өчен алар белән даими аралаша.

Контракт хезмәте

Башкортстан контракт хезмәтенә җыюны оештыру, халык белән патриотик һәм аңлату эшләре алып бару буенча да үрнәк күрсәтә. Мобилизацион әзерлекне тиешле дәрәҗәдә оештыру ыгы-зыгы булдырмаска ярдәм итте, ә соңыннан безнең республика илне якларга әзерлеген эш белән исбатлады. Иреклеләрдән республикада хәзер данлыклыга әйләнгән Салават Юлаев, генерал Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге «исемле» башкорт батальоннары, ә соңыннан «Башкортостан» мотоукчылар полкы оештырылды. Республикадан иреклеләр агымы бүген дә кимеми.

Сугышчыларны тыныч тормышка әзерлибез

Республикада СВОда катнашучыларны тыныч тормышка адаптацияләү системасын да актив үстерәләр. Бу юнәлештә «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы зур эш алып бара. Оборона министры урынбасары, дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева Башкортстанда фонд эшен оештыру тәҗрибәсе, аерым алганда, берьюлы берничә шәһәрдә ярдәм үзәкләрен ачу уникаль һәм нәтиҗәле, шуңа күрә аны башка төбәкләргә дә таратачаклар, дип белдерде.

«Геройлар вакыты» федераль проекты рәвешендә Башкортстанда «Башкортстан Геройлары» кадрлар программасы эшли башлады. Әлеге программа буенча СВОда катнашучылар арасыннан предприятиеләрдә, оешмаларда, төрле дәрәҗә власть органнарында эшләү өчен квалификацияле идарәчеләр әзерләячәкләр. Беренче атнада ук 1000гә якын кеше анда катнашуга заявка биргән, бу аның таләп ителгән  булуы турында сөйли. Радий Хәбиров төбәк җитәкчеләреннән беренче булып хәрби бурычларын үтәү барышында аерылып торган СВОда катнашучыларны җаваплы постларга билгели башлады һәм киләчәктә дә моны эшләвен дәвам итәчәген белдерде. Ул шәхсән программада катнашучы берничә кешенең остазы булачак һәм аларны дәүләт идарәсе нечкәлекләренә өйрәтәчәк.

 

Махсус хәрби операция башланганнан бирле төрле яшьләрдәге, дәрәҗәдәге райондашларыбызны яугирләргә ярдәм күрсәтү теләге берләштерде. Чакмагыштагы Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабында ярдәм итүчеләр күп. Аларның арасында хаклы ялдагы апалар да байтак. Алар өчен «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» сүзтезмәсе гади сүзләр генә түгел, алар артында күпләрнең тырыш хезмәте, волонтерларның даими эшчәнлеге ята.

         Өлкән яшьләрдәге изге күңелле көмеш  волонтерлар һәм Чакмагыш гимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы, мәрхәмәтле күңелле гүзәл зат Гүзәлия Галиева бердәм команда булып җиңүне якынайтуга кулларыннан  килгәнчә өлеш кертәләр,  махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз  өчен маскировка челтәрләре үрәләр.

             “Яугирләребез   нинди һава торышы булуга карамастан, безне яклыйлар, ә безнең оста кулларыбыз аларга челтәрләр ясап ярдәм итә ”, – ди әлеге изге эштә катнашучы гүзәл затлар.

                  Аларның  күпчелеге маскировка челтәрләре үрү белән генә чикләнеп калмыйча, башка   төрле ярдәм  дә күрсәтеп торалар. Ватаныбыз иминлеге сагында торучы хәрбиләр өчен җылы оекбашлар, бияләйләр һәм башка киемнәр бәйләп, яуда кирәкле әйберләр тегеп китерәләр.

          “Яугирләребез өчен безнең ярдәмебез бик мөһим. Безнең һәркайсыбыз аларга кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тиеш, шул чакта без Җиңүне дә якынайтырбыз, һәркайсыбыз үз урынында, үз постында. Бу безнең фронт”, – диләр алар.

         “Безнең штабта бердәм тырышлык белән бу изге эштә катнашучы барлык хатын-кызларга да зур рәхмәтлебез. Әйткәнне дә көтеп тормыйча, шундук ярдәмләшергә килеп җитәләр. Аларның һәркайсы да олы мактауга һәм хөрмәткә лаек”, – ди волонтер өлкән буын вәкилләре турында зур ихтирам белән Яшьләр үзәге белгече, волонтер  Ирина Хәбиб кызы Мансурова.

 

         Райондагы “Ватан сакчылары” дәүләт фонды филиалында Ватанны саклаучылар көне алдыннан Русия Герое Степан Беловның әнисе Тамара Витальевна Белова катнашлыгында махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезнең әти-әниләре өчен җылы, дустанә мохиттә күркәм чара үткәрелде. Аның максаты – махсус хәрби операциядә хәрби бурычлар үтәгәндә батырларча һәлак булганнарның һәм хәбәрсез югалганнарның гаилә әгъзаларын  психологик тернәкләндерү,  көндәлек эш-мәшәкатьләрдән ял иттерү, борчылу-стресслардан арындыру өчен  берләшү,   аралашу,  рухи көч бирү.

         “Чара ачык диалог һәм осталык дәресләре форматында оештырылды. Хатын-кызлар гүзәллек серләрен һәм киездән әвәләү техникасын үзләштерсә,  ир-егетләр исә  «СВОя кунак бүлмәсе клубы» чикләрендә актуаль проблемалар турында фикер алышырга җыелдылар. Проект «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы тарафыннан «Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте» республика иҗтимагый оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Ул әти-әниләрнең психологик бушануына юнәлдерелгән һәм Төбәк Башлыгы гранты белән хуплана. Очрашу ахырында чарада катнашучылар   Туган якны өйрәнү музеенда һәм Киез   үзәгендә булдылар.  Анда һәркем үзенә истәлекле талисман – саклагыч ясарга өйрәнде. Русия Героеның әнисе Тамара Витальевна Белова чараның мәртәбәле кунагы булды”, – диде Чакмагыш районындагы “Ватан сакчылары” дәүләт фонды филиалы социаль кординаторы Резида Зәкәрия кызы Ильясова.

Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?
Башкортстан ничек үзебезнекеләргә ярдәм итү үрнәгенә әверелде?
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас