Яңа Балтач авылы мәдәният йортында урнашкан М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабының филиалында битараф булмаган авыл халкы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә маскировка челтәрләре үрә. Шулай ук окоп шәмнәре ясау буенча актив эшчәнлек тукталмый. Әлеге филиал гуманитар ярдәм җыю урыны булып тора, шуңа күрә бирегә башка авыллардан да яугирләр өчен кирәкле әйберләр китерәләр.
Митро-Әюп авылы мәдәният йортында маскировка челтәрләрен үрү буенча акция дәвам итә. Маскировка челтәрләрен үрү – бик җентекле эш, ул зур хезмәт чыгымнары, игътибарлылык, тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Куллар күбрәк булган саен, эш шулкадәр тиз бара.
13 март көнне М.М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына ике маскировка челтәре, 60 дан артык аяк киеме киптергече, 7 пар йон оекбаш, балалар рәсемнәре, үз куллары белән ясалган уенчыклар һәм хатлар тапшырылган.
Иске Сөрмәт авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә изге эштән калышмый. Авыл халкы да бу инициативада актив катнашып, җиңүгә үз өлешләрен кертә, махсус операциядә катнашучы ватандашлары өчен маскировка челтәрләре үрә.
Юмаш мәдәният йорты хезмәткәрләре дә махсус хәрби операция зонасында булган яугирләр өчен маскировка челтәре әзерләгән.
Маскировка челтәрләрен булдыру – гадилегенә карамастан физик яктан бик авыр эш. Хатын-кызларга бу эшне басып эшләргә туры килә. Күңел җылысы салып үрелгән маскировка челтәрләре яугир якташларыбызга, һичшиксез, файда китерер, дип