+21 °С
Болытлы
Очрашу башында солдатларыбызның батырлыгы, кыюлыгы, Ватанга булган мәхәббәте турында сөйләделәр. Очрашуда катнашучыларны хезмәт шартлары, солдатларның алгы сызыктагы авыр көнкүреше, алар минут саен очраша торган кыенлыклар һәм хәвеф турында сораулар кызыксындырды. Әңгәмәдә безнең солдатларга тылдан ярдәм итү темасы да күтәрелде. Кунаклар өчен шулай ук концерт оештырылды. Анда җырлар һәм шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Чара ахырында кунакларга очрашуда катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иң мөһиме – җиңү белән туган җиргә исән - сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.