+21 °С
Болытлы
Балалар солдатларга рухи көч һәм туган яктан килгән хәбәр бик мөһим һәм кирәкле булуын яхшы аңлый. “Хәрбиләрнең туганнары белән даими элемтәдә булу мөмкинлеге юк, шуңа күрә безнең хатлар, открыткалар һәм рәсемнәр аларга күңел җылылыгыбызны һәм ярдәмебезне тоярга мөмкинлек бирә”, – ди әлеге берләшмә җитәкчесе. Биредә шөгыльләнүче Эльвинаның хаты якташыбыз – Чакмагыш солдаты Ранис Хановка эләккән. Үз чиратында яугир дә рухи көч бирүче, туган яктан сәлам хаты белән куандыручы Эльвинаны сез фотосурәттә күргән йомшак бүләк белән сөендергән. Илсөяр Гайсина