ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр

“Герой” белән очрашу

Чакмагыш 5нче балалар бакчасының "Кояшкай” төркемендә “Герой"кушаматлы махсус хәрби операциядә катнашучы яугир белән очрашу булды.

“Герой” белән очрашу“Герой” белән очрашу
“Герой” белән очрашу

Бүгенге көндә яугир якташыбыз кыска вакытлы ялга кайткан, аны ул туган авылында якыннары һәм туганнары белән бергә үткәрә. Хәрби вазыйфаларыннан ял итүгә кыска вакыт бирелүгә карамастан, “Герой” патриотик чарада катнашырга вакыт табып, балалар белән очрашты. Очрашу бик җылы атмосферада узды. Балалар кунак алдында зур энтузиазм белән чыгыш ясады: шигырьләр укыды, патриотик җырлар башкарды. Иҗади бүләкләрдән тыш, алар яугиргә әти-әниләре белән бергә ясаган рәсемнәрне һәм хатларын тапшырдылар. Ул алар өчен чын герой. Очрашу ахырында яугир балаларны күчтәнәчләр белән сыйлады һәм булачак патриотларга яхшы укуларын, спорт белән шөгыльләнүләрен, тәрбиячеләрне тыңлауларын, әти-әниләрен яратуларын һәм хөрмәт итүләрен, Ватанга тугры калуларын теләде.

“Герой” белән очрашу
“Герой” белән очрашу
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас