ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы

Маскировка челтәрләрен үрүне дәвам итәбез

Районыбызда яугир якташларыбыз өчен маскировка челтәрләре үрү буенча эшчәнлек дәвам итә.

Маскировка челтәрләрен үрүне дәвам итәбезМаскировка челтәрләрен үрүне дәвам итәбез
Маскировка челтәрләрен үрүне дәвам итәбез

Рәҗәп авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен маскировка челтәрләрен актив үрә. Маскировка ятьмәләре – дошманны алдарга, аның ориентировкаларыннан мәхрүм итәргә, позицияләрен яшерергә мөмкинлек бирә торган маскировканың иң киң таралган төре. Мөһим эшкә мәктәп укучылары да кушыла. 17 март көнне Юмаш урта мәктәбе укучылары Юмаш күпфункцияле авыл клубында маскировка челтәрләрен үрү буенча мастер-класста катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен маскировка челтәрен үрү буенча мастер-класс үткәрде, үрү алымнары турында сөйләде һәм эштә моның ничек булуын практикада күрсәтте. Балалар ятьмәләрнең ничек үрелүен мавыгып карады, ә аннары үзләре бу мөһим эштә катнашты.

Маскировка челтәрләрен үрүне дәвам итәбез
Маскировка челтәрләрен үрүне дәвам итәбез
Маскировка челтәрләрен үрүне дәвам итәбез
Маскировка челтәрләрен үрүне дәвам итәбез
Маскировка челтәрләрен үрүне дәвам итәбез
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас