Шушы мөлаем йөзле, олы йөрәкле ханым 1968 елның 6 февралендә район үзәгендә уңган эшчәннәр гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Кечкенәдән курчакларын тезеп утыртып “дәваларга” әвәс булган кызчыкның табибә булырга теләге елдан-ел арта гына барган. Беренче урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган кыз башкалага – ВЛКСМның 15 еллыгы исемендәге Башкортстан дәүләт медицина институтына имтихан тота. Тырыш, сәләтле кыз тиешле балларны туплап, студент булу бәхетенә ирешә. Алты ел дәвамында ул үзен бар яклап та өлгеле итеп таныта, интернатура үтеп, педиатр-неонатолог белгечлегенә ия була.
Яшь белгечне туган районы дәваханәсендә кушкуллап кабул итәләр һәм ул биредә тәүге көннәрдән үк сабыйлар һәм үсмерләр, аларның әти-әниләре белән уртак тел табып эшләп китә. Ул еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, борчылулар, эзләнүләр, дәвалауның моңача кулланылмаган ысулларын үзләштерү, даими рәвештә белем күтәрү курсларында камилләшү табибәнең тәҗрибәсен һәм осталыгын арттыра барырга ярдәм итә. Берара ул анестезиолог-реаниматолог хезмәтенә дә җәлеп ителә әле.
Эшендәге уңышлары, бай тәҗрибәсе аркасында ул берничә ел Нефтекама шәһәрендәге һәм республика үзәк дәваханәсенә дә эшкә чакырыла, алардагы коллегалары белән бергә камилләшә, тәҗрибә туплый.
Район үзәк дәваханәсенә педиатрия бүлеге мөдире, район педиатры Лена Риф кызы Мөхетдинованың тырыш хезмәте югары бәһаланылып, 2021 елда аңа “Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсе отличнигы” дигән югары исем бирелә.
Шәфкатьле йөрәкле, илсөяр табибә, 2022 елда махсус хәрби операция игълан ителгәч, республикада тәүгеләрдән ул барган төбәктә яшәүчеләр сәламәтлеген хәстәрләргә ярдәмгә ашкынучы табиблар исәбендә үзе теләп Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәрендәге дәваханәгә җитлекми туган балалардагы патологияләрне дәвалау бүлекчәсенә табибә-неонатолог буларак юнәлә. Биредә бер ел да биш ай дәвам иткән командировкасы дәвамында ул 200дән артык сабыйга дөньяга килергә һәм тәүге сулышларын алырга ярдәм итә, җитлекмичә яки төрле тайпылышлар белән туган нарасыйларны дәвалап аякка бастыра. Рәхмәтле пациентларының әти-әниләре аның турында биредәге шәһәр гәзитендә бастырган мәкаләдә якташыбыз турында тик мактау һәм хезмәтенә соклану сүзләре генә язылган. Алай гына да түгел, Лена Риф кызы соңгы ун ел эчендә ял-фәлән белми эшләгән коллегасы, шәһәр дәваханәсенең бердәнбер табиб-неонатологы Сергей Анатольевич Чапаевка беркадәр ял итеп, сәламәтлеген ныгытырга да юл ачкан. Тәҗрибәле табибәнең осталыгы яңа туган сабыйларны аякка бастырышуда гына түгел, башка чирлеләрне дә савыктыруда да ярдәмләшкән әле. Болар турында Луганск Халык Республикасы җитәкчелеге, биредәге Сәламәтлек саклау министрлыгы, Красный Луч шәһәре хакимияте, урындагы дәваханә җитәкчесенең күп санлы Рәхмәт хатлары, күкрәгендә балкыган “Луганск Халык Республикасының рәхмәтле халкыннан” билгесе һәм башка бүләкләр ачык дәлилли.
Батыр йөрәкле, кешелекле, игътибарлы, хәстәрчел табибә бүген коллегалары арасында абруй-ихтирамлы, ул дәвалаган сабыйларның рәхмәтле әти-әниләре дә үзен чиксез хөрмәт итәләр. Өч дистә елдан артык эшчәнлегендә ул йөзәрләгән сабыйга һәм үсмергә сәламәтлеген ныгытырга ярдәм иткән, авыр чакларда яннарыннан китми дәвалаган, һәммәсенә дә ана назын, йөрәк җылысын юмарт булгән.
Әни буларак та бәхетле коллегам. Кызы Наилә әнисе юлыннан китеп, бүген югары уку йортыннан соң интернатураны башкала дәваханәсендә үтә. Студент елларында ук дуслашып йөргән җан сөйгәне Айнур Урал улы Хәбибуллин белән матур гаилә корып,кешеләр сәламәтлеге сагында тәүге юлларын башлап җибәрделәр.
Аларның да әти-әниләре кебек күренекле табиблар булып китәчәге бәхәссез.