ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
7 апрель 2025, 04:05

Чакмагыш яугирләре сынатмый

Без “вакыт” дип әйтергә күнеккән төшенчәнең үз хәтере бар. Ул хәтер – тарих. Шуңа да кешелек дөньясы төрле чорларда планетаны тетрәндергән фаҗигаләрне, шул исәптән миллионлаган гомерләрне өзгән тиңдәшсез сугышларны онытмый. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларыннан безнең чорны 80 ел вакыт аерып тора. Тик беркем дә һәм беркайчан да каһарманнардан – каһарманлыкны, Геройлардан – данны, җиңүчеләрдән Бөек Җиңүне тартып ала алмаячак.  

Чакмагыш яугирләре сынатмыйЧакмагыш яугирләре сынатмый
Чакмагыш яугирләре сынатмый


Бүгенге көндә шушы җиңүчеләр буыны варислары – аларның оныклары, онык балалары – туруннары махсус операция зонасында шушы бөек Хәтерне онытып яки тарихны үзләренчә күчереп язарга теләп янә баш калкыткан неонацистларга каршы көрәшә. Нәкъ картәтиләре, карт картәтиләре кебек, аларның хәрби данын янә арттырып, яугирләребез гаҗәеп рух ныклыгы, батырлык өлгеләре, хәрби һөнәри осталык үрнәкләре күрсәтә. Илебез Президенты В.В.Путин алар турында: “Махсус хәрби операциядә катнашкан солдатлар һәм офицерлар, яугирләр, медицина хезмәткәрләре, шул исәптән бөтенләй яшь егетләр гасырлар дәвамында Ватаныбызны саклаучыларны башка дәүләтләр хәрбиләреннән аерып торган шундый ук рух ныклыгына, характерга ия. Аларны каһарманлыгы чын мәгънәсендә сокландыра, алар белән тоташ ил горурлана”, – диде.
Әлеге вакытта өч йөздән артык райондашыбыз, җиңүчеләр буыны варислары булуын дәлилләп, махсус хәрби операция зонасында илебез бәйсезлеген яклап, неонацистларга каршы фидакарьләрчә көрәшә. Аларның байтагы батырлыклары өчен югары дәүләт бүләкләренә лаек булды. Якташыбыз, Чакмагыш авылында туып үскән “Племяш” позывнойлы яугир Марсель – әнә шундый каһарманнарның берсе. Ул 2011 елда Чакмагыш гимназиясен тәмамлаганнан соң Түбән Кама шәһәрендәге Төзелеш-монтаж колледжында эретеп ябыштыручы эшен өйрәнә. 2012 елда солдат хезмәтен үтәп кайтып, Уфаның тармак-ара институтында нефть һәм газ чыгару операторы һөнәре буенча белем алганнан соң Себер якларында хезмәт сала.
Якташыбыз махсус операция зонасында бер елдан артык хезмәт итә, илебезне якларга карар итеп былтыр апрель аенда контракт төзи һәм алышлар барган зонага юллана. Ул бу карарга юкка гына килмәгәндер, мөгаен. Аның әнисе ягыннан карт картәтисе Әхмәтсолтан Искәндәр улы 1941 елда илебезгә немец фашистлары басып кергәч үк сугышка чакырыла. Туган якларга исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмый яугиргә. Гомер юлдашы Фәрхиямал Мохтар кызы һәм алты газизе яшәгән йортка бары тик “Хәбәрсез югалды” дигән хат-хәбәр генә килә. Заманы бик авыр булса да, ялгызы алты баланы аякка бастыра, олы тормыш юлына чыгара ана. Шул алтының берсе булган Ватан сугышы яугиренең улы, сугыш чорының һәм аннан соңгы авыр елларның барлык михнәтләрен үз иңнәрендә күтәргән Мидхәт картәтисенең һәм нәнәсе Ләләнең авыр балачагы турындагы хәтирәләрне белеп-тыңлап үскән Марсельнең да илебез өчен сыналышлы чорда Оборона министрлыгы белән контракт төзешеп, Ватанны якларга карар итүе дә һич очраклы түгелдер, мөгаен. Шулай ук Әфган сугышының утлы-гарасатлы юлларын үтеп чыныккан яугир булган, аннан соң озак еллар эчке эшләр бүлегендә эшләп, райондашлар хокукы сагында торган әтисе Рөстәм Фидай улының дә тәрбия үрнәге үз уңай йогынтысын ясагандыр. Әгәр бүген алар якты дөньяда булса, оныклары, улы Марсель белән чиксез горурланырлар иде.
Яугирнең әнисе Ильвира Мидхәт кызы әйтүенчә, контракт төзү турындагы карарны ул аңлы рәвештә, үз теләге белән кабул итә. Хәзер инде яшь райондашыбыз шактый тәҗрибә туплаган хәрби. “Өлкән хезмәттәшләремнән үрнәк алып, хәрби һөнәр буенча үзем өчен яңа булган белем-тәҗрибә алдым. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән хезмәттәшләрем белән ныклап дуслаштык, хәзер инде без туганнар кебек, бер-беребез өчен бик якынбыз. Мондагы шартларда хәрби дуслык – иң мөһиме дияр идем”, – диде яугир якташыбыз безнең белән бәйләнешкә чыкканда.
Әйткәндәй, үткән елда гәзитебез битләрендә аның батырлыгы турындагы язма дөнья күргән иде. Ул мәкаләдә контракт буенча хезмәт иткән райондашыбызның аз гына вакыт илебез бәйсезлеге сагында торуына карамастан, үзен танытып та өлгерүе – пилотсыз өч дронны бәреп төшергән өчен икенче дәрәҗә “Батырлык өчен” (“За храбрость”) медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителүе турында язган идек. Агымдагы елның март аенда исә якташ яугиребез дошманның “БТР-113М” маркалы бронетехникасын кыйраткан өчен янә “Каһарманлык өчен” (“За отвагу”) медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә. Яугир картәтиләрнең хәрби юлын оныклар, туруннар әнә шулай лаеклы дәвам итеп, дошманга каршы көрәшә. Илебез бәйсезлеге сагында торган шундый кыю егетләр булганда, Ватаныбыз хәрбиләренең җиңү яулаячагына һичнинди шик юк. Без якташыбызга, аның хезмәттәшләренә һәм хәрби операция зонасындагы барлык яугирләргә имин-сау, сәламәт булып мөмкин кадәр тизрәк туган якларга, якыннары янына әйләнеп кайтуларын телибез.
Булачак җиңүчеләр сафына басарга теләгән ир-егетләр өчен Башкортстанда Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзешүчеләргә бер тапкыр 2 млн. сум, артабан ай саен 210 мең сумнан башлап акча түләнә, дип мәгълүмат җиткерәбез. Бу сумма елына 4,5 млн. сумнан арта. Моннан тыш, контракт буенча хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына кырыктан артык ташлама каралган. Алар арасында – шифаханәләргә түләүсез юлламалар, фатир сатып алганда 500 мең сумлык ташлама, балалар өчен түләүсез белем алу мөмкинлеге, транспорт салымын түләүдән азат итү һәм башкалар бар.
Контрактны районның Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 51 йорт адресы буенча урнашкан хәрби комиссариатында (белешмәләр өчен телефон 8 (34796) 3-18-16) яки Уфа шәһәре, Элеватор урамы, 15 йорт адресы буенча “Защитник” бердәм үзәгендә төзергә була. Җентеклерәк мәгълүматка 8-800-550−55-25 телефоны саннарын җыеп яки башбат.рф сайтына кереп ия булырга мөмкин.

Автор:Үз хәбәрчебез.
Читайте нас