+22 °С
Яңгыр
Кара яфраклы чәйгә алар киптерелгән мәтрүшкә өстәп эшли. Бу юнәлештәге эшне ел дәвамында дәвам итәргә ниятлиләр. Укучылар яугирләргә җәйге үләннәр әзерләргә җыена. Әзер чәй җыелмаларын алгы сызыктагы егетләргә теләктәшлек йөзеннән язган хатлар белән урындагы волонтерлар штабына тапшырачаклар. Якын киләчәктә алар хәрби хәрәкәтләр барган МХО зонасына җибәреләчәк. "Күңел җылысын салып әзерләгән чәй җыелмалары яугирләребезне чын мәгнәсендә җылытыр дип ышанабыз, алар туган як җылысын тоеп, туганнарын искә төшерер”, – ди мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикумөхәмәтов.