+28 °С
Болытлы
Гуманитар ярдәмне формалаштыруда эшмәкәрләр, хәйрия фондлары, иҗтимагый оешмалар, волонтерлар һәм битараф булмаган авыл халкы катнаша.
Имәнлекүл авылы мәдәният йорты да изге эштән читтә калмады. Алар бердәмләшеп, илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләргә чираттагы гуманитар ярдәмне туплады. Яугирләребезнең туган якларына тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез!