Якташыбыз Тамьян авылында өч балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Балачактан физик яктан чыныгып, эшсөяр булып үсә. Мәктәптә укыган елларыннан ук чаңгы, волейбол ярышларында, ел саен халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булган сабан туенда ат чабышларында, төрле халык бәйрәмнәрендә тройка атлар белән бик теләп катнаша. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң 85нче Чакмагыш һөнәри лицеенда укып чыгып, төзүче-ташчы һөнәренә ия була.
Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул – армия сафларында хезмәт итү. Бу бурычны да намус белән үти якташыбыз: танк гаскәрләрендә хезмәт итү насып була аңа.
Бер еллап сөйгән яры – Кушнаренко районы кызы Ирина белән очрашып йөргәннән соң чәчләрен чәчкә бәйли яшь пар. Тәүдә гаилә башкалада яшәсә, 2022 елда алар Юмаш авылына күченеп кайтып төпләнә. Матур гаиләдә 12 яшьлек Руслан белән 5 яшьлек Надир үсеп килә. Уллары да әтиләре кебек спорт ярата, иң өлкәне Руслан билбаулы көрәш белән шөгыльләнә.
Менә ике ел ярым инде “Фара” позывнойлы якташыбыз илебез сагына басып, махсус хәрби операциядә катнаша. Илне саклау – һәр ир-егетнең бурычы, дигән фикердә ул. Тормыш иптәше Ирина Радик кызы белдерүенчә, яугир махсус хәрби операциядән кайткан башка ир-егетләр кебек анда булган вакыйгалар турында аз сөйли. Кыскасы, чын ир-егетләрчә. Ике ел ярым элек туган җирен, гаиләсен калдырып, якыннарын яклар өчен, илен, Ватанын саклар өчен үз теләге белән махсус хәрби операциягә юллана ул. Ярты ел саен гаиләсе янына кыска вакытлы ялга кайтып, көч җыеп, рухланып китә. Менә шундый кайтуларының берсендә ул улы Надир йөргән балалар бакчасында булып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ватанпәрвәрлек хисе тудыру, Ватаныбызның иң яхшы традицияләре, Ватанны саклаучылар өчен горурлык хисе тәрбияләүгә үз өлешен кертте. Яугир кызлар һәм малайларга үзе турында, Туган илебезне яклау, аны яратырга, сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләде. Нәниләр дә бу очрашуны түземсезлек белән көтеп алдылар һәм кечкенә генә концерт та әзерләделәр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм тәрбияләнүчеләр хәрбинең гаиләсе өчен чәйгә күчтәнәчләр, баласы өчен өстәл уены, шулай ук солдатларга кием саклау өчен вакуум пакетлар әзерләделәр. Педагоглар, тәрбияләнүчеләр белән бергәләп зур гына түгел, кече Ватаныбызны да искә төшереп, каен яфрагы формасында открытка ясадылар, чөнки Башкортстаныбыз картасы формасы буенча каен яфрагына охшаган. Һәр шундый биттә «Башкортстаннан сәлам», «Ватаныбыз кисәге», «Җиңү белән көтәбез» һәм башка язулар да бар иде. Тәрбияләнүчеләрнең үз куллары белән ясалган рәсемнәр һәм җылы, Җиңүгә рухландыручы теләкләре, һичшиксез, безнең солдатларыбызның рухын күтәрергә ярдәм итәр, дигән ышанычта алар.
Очрашу җылылык һәм дуслык мохитендә узды. Балаларга кунакның ачыклыгы һәм яхшы мөнәсәбәте ошады. Үз чиратында якташ яугир дә сабыйларга күчтәнәчләр өләште. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күзләре ничек балкыганын әйтеп тә бетереп булмый иде, чөнки алар камуфляж форма кигән, көчле, батыр, ышанычлы чын хәрби кеше белән очрашты.
“Мондый чараларның әһәмияте яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә бәһаләп бетергесез. Илебезне, җиребезне саклаучы ир-егетләребез белән без чын күңелдән горурланабыз һәм чакырылган кунакка яшь буынга Ватаныбызны саклаучыларга карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүдә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерәбез”, – ди 6нчы «Кояшкай» балалар бакчасы җитәкчелеге.