

Бу игелекле эшкә җирлегебездә эшчәнлек алып баручы оешма-учреждениеләр коллективлары, күп санлы якташларыбыз үз өлешен кертергә омтыла. Чакмагышның биләмәара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре яугирләр өчен ярдәм туплау оештырылганда һәрчак актив кушылалар. Бу юлы да гомум эштән читтә калмадылар. Шушы көннәрдә китапханәчеләр “Үзебезнекеләр өчен китаплар” (“Книги для СВОих”) акциясен үткәреп, әдәби китаплар тупладылар һәм аларны хәрби бәрелешләр барган зонага китәсе татлы күчтәнәчләр белән бергә районның М.Шайморатов исемендәге волонтерлар штабына тапшырдылар. “Хәрби задание үтәп кайтып, берникадәр ял иткән арада якташ егетләребезгә әдәби китап укып, киеренке күңел халәтеннән котылырга мөмкинлек булыр дип өметләнәбез. Туган яктан килгән посылка, күчтәнәчләр якташларыбызга яхшы кәеф, өйдә аларны түземсезлек белән көтәләр, онытмыйлар дигән ышаныч бүләк итәр, Җиңүгә омтылышларын көчәйтер, рухларын тагын да ныгытыр дигән теләкләр белән җибәрәбез бу посылкаларны”, – ди китапхәчеләр. Китапханә хезмәткәрләре гуманитар ярдәм әзерләү белән генә чикләнеп калмый. Шушы көннәрдә районның Гаилә хезмәтендә биләмәара үзәк китапханәдәге хокукый мәгълүмат үзәгенең баш китапханәчесе Гөлназ Ринат кызы Бикташева “Хисси-эмоциональ киеренкелектән котылу” дип исемләнгән тренинг занятиесен үткәрде. Әлеге чара махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең әниләре өчен гаилә клубы чикләрендә оештырылды. Аның барышында хис-тойгылар киеренкелегеннән котылу ысуллары турында әңгәмә барды. Төрле күнекмәләр ярдәмендә уңай тойгылы мохит булдыруга, күңелләрдә тупланган арыганлык, үз хисләренә йомылуны йомшартуга ирешелде, фикер уртаклашу әңгәмәләренә кушылудан тартынулар берникадәр кимеде. Очрашу ихлас, җылы атмосферада, дустанә мохиттә үтте. Аның ахырында тренингта катнашучылар чара турындагы фикерләре белән уртаклаштылар, аның үзләре өчен фәһемле һәм файдалы булуын билгеләп, әңгәмәне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Әйе, яугирләребез һәм аларның якыннары өчен матди гына түгел, әхлакый, психологик ярдәм дә, аларның үз кичерешләре белән ялгыз калмауларын тою да бик мөһим. Ә инде республикабызда игълан ителгән Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елында мондый чаралар аеруча көнүзәк булып тора.