+24 °С
Яңгыр


Бу якташларыбызга ярдәм итүдә әһәмиятле өлеш, ул аларга үз бурычларын нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итәчәк. Укытучылар коллективы гражданлык позициясен генә түгел, Ватаныбызны саклауда торучыларга ярдәм итү омтылышында бердәмлекне дә күрсәтте. Шушы көннәрдә инструментларны укучыларның җылы хатлары белән бергә урындагы волонтерлар штабына илтеп тапшырдылар һәм алар чираттагы гуманитар ярдәм белән озатылды. Мондый гамәлләр патриотизм формалашуга ярдәм итә һәм буыннар арасында рухи элемтәне дә ныгыта. "Акциядә катнашучыларга игелекле йөрәкләре, ярдәмчел булулары, Җиңүгә керткән өлешларе өчен рәхмәт", - ди мәктәп директоры Алмаз Бикмөхәмәтов.