ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Барысы да Жиңү өчен
26 Апреля 2025, 01:30

Тыл һәм фронт бердәм булып

Районыбызда туган җиребезне саклауны бурычы итеп санаган, махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклаучы якташ яугирләр турында даими хәстәрлек күрелә.

Тыл һәм фронт бердәм булыпТыл һәм фронт бердәм булып
Тыл һәм фронт бердәм булып

Безнең бурычыбыз – аларга төрле яклап ярдәм итү һәм барлык проблемаларын хәл итүдә ярдәмләшү, аларның монда калган гаиләләренә терәк булу, хәлебездән килгән кадәр ярдәм итү.
Дәүләт мәнфәгатьләрен якларга киткән кешеләрнең гаиләләре аеруча кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итә. Аларның кайберләре вакытлыча өйдә туендыручысыз калган, кайберләре көчле ир-ат җилкәсез һәм хәзер, беркайчан да булмаганча, хәрбиләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре һәм балалары яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Яугирләрнең якыннары һәм туганнары үзләрен ялгыз хис итмәсеннәр, үз проблемалары белән ялгыз калмасыннар өчен Иске Калмаш авылы активистлары, гадәттәгечә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр. Шушы көннәрдә алар мәктәп территориясендәге кирәкле булмаган агачларны кисеп, хәрби хезмәттә булган авылдашларының гаиләләренә утын әзерләп илткәннәр. Авылның старостасы, активисты һәм М. Шәйморатов исемендәге Иске Калмаш авылы волонтерлар штабы филиалы җитәкчесе Илфат Финат улы Хаҗиев авылдашлар исеменнән бу изге эштә ярдәм күрсәтүче авылның битараф булмаган ир-егетләренә зур рәхмәтле булуын белдерде. Әйтергә кирәк, Илфат Финат улы районыбыздан чираттагы әзерләп төяп җибәрелгән гуманитар йөкне озата баручылар белән бергә юлга чыкты.
Кече Ватаннан килгән һәр хәбәр, һәр ярдәм якташ яугирләребезнең рухын күтәрә, көч бирә һәм яңа батырлыкларга рухландыра. Райондашларыбыз чираттагы тапкыр тыл һәм фронтның бердәм икәнлеген исбатладылар һәм җиңгәнгә кадәр безнең якташларыбызга ярдәм итәргә әзер торуларын тагын бер кабат күрсәттеләр.

Тыл һәм фронт бердәм булып
Тыл һәм фронт бердәм булып
Тыл һәм фронт бердәм булып
Тыл һәм фронт бердәм булып
Тыл һәм фронт бердәм булып
Тыл һәм фронт бердәм булып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас