+22 °С
Дождь


. Укучылар бу талисман-саклагычларны үз куллары белән зур мәхәббәт белән ясадылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга хатлар яздылар. Балалар ихлас күңелдән эшләнгән мәрхәмәтлелек талисманнарының уңышка һәм җиңүгә генә корылган булуына һәм Ватаныбызны саклаучыларны һәрчак һәм һәркайда саклаячагына зур ышаныч белдерә.
Мәктәп китапханәчесе Зөлфия Финал кызы Сәбгыянова хәрбиләргә кулдан эшләнгән сабыннар тапшырды. Бу бүләк, һичшиксез, яугирләребезнең йөрәкләрен җылытыр, туган йортларын һәм якташларының ярдәмнәрен искә төшерер, дигән теләктә ул. Барлык талисманнар да авыл старостасы һәм авыл Советы депутаты Илфат Финат улы Хаҗиевка хәрбиләргә илтеп бирү өчен тапшырылды.