

26 апрель көнә гаять аяз, салкын булып туды. Язның Ходай биргән матур көне ак төсләргә күмелгән, офыкларда зәңгәрлек уйный. Ләкин авылның көнчыгышыннан күтәрелгән кояшның яктысы никтер тонык, ул үзе дә салмак хәрәкәтләнә кебек иде...
Иске Сөрмәт мәдәният йортында нинди дә булса чара алдыннан була торган ыгы-зыгы хөкем сөрә. Ләкин халык ничектер басынкы, ашыгалар, әмма кабалану, ыгы-зыгысы юк, барысы да җитди. Хәтта яшьләр дә, бүген көлмиләр. Мәдәният йорты махсус хәрби операция барышында гомерен биргән авылдашы Айнур Нурихан улы Раянов истәлегенә үткәреләчәк хәтер кичәсенә әзерләнә.
Экранда – Рәмит Нәфыйков эшләгән видеоязма. Анда Айнур Раяновның тормыш мизгелләрен хәтердә яңарткан фотолар, экранда – аның тавышы. Башка чараларга куып та китереп булмый торган авыл яшьләре бүген залны тутырып утыралар. Зал елый, авылдашны, яхшы дусны искә төшереп сагышлана. Күз яше белән күңелдәге керләр чыга, кеше эченнән тәүбә итә, гомеренең кыскалыгы, аны лаеклы итеп яшәргә кирәклеге турында уйлана. Боларның барысына да сәхнә түренә эленгән фотодан илебезнең батыр улы – Айнур Нурихан улы Раянов карап тора...
Сәхнәгә берәм-берәм яугирнең картәтисе Әмир Әлмиев, әнисе Дамира, укытучылары, туганнары, якыннары күтәрелеп истәлекләр белән уртаклаштылар. Алар Айнурның тормышы, балачагы, үсмер чагы, нинди батыр кеше булуы турында сөйләделәр.
Айнур шушы Яна Бирде авыл мәдәният йортында гел жырлап, клипларга скетчлар ясап, чараларда катнашып йоргән. "Әйдәгез әле, егетлар" ярышларында даими катнашкан. Ачык күңелле, олы яшьтәге күршеләренә һәрвакыт ярдәм күрсәткән, туган авылын өзелеп яратучы, Ватанының патриоты, матур җырлый иде, дип искә алалар Айнурны. Әтисен иртә югалтканнан соң әнисе һәм сеңлесе өчен ныклы таяныч булган ул. Айнур Башкортстан аграр университетын тәмамлаган, 2014 елның сентябреннән контракт буенча МХОда Пенза шәһәренең хәрби частенда прапорщик дәрәҗәсендә хезмәт иткән. Зенит ракета дивизионын тәэмин итү взводы командиры булган.
Чараны әзерләп алып барган шушы клуб мөдире Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова Айнурның мәктәп еллары турында сөйләп китте. Айнурны укыткан укытучылары, ул вакытта мәктәп директоры булган Ильмира Флур кызы Әминева, Фәрәһия Нигьмәтҗан кызы Закирова истәлекләре белән уртаклашты. Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев кызы Эллария белән җыр бүләк иттеләр. Дуслары, сыйныфташлары Владик Хәбибуллин, Булат Бәдертдинов, университеттагы дусты Гүзәл Рәмил кызы чыгыш ясады, шулай ук дусы Денис Мансуров язган шигырьләрен укып ишеттерде.
Кичә Рәҗәп, Яңа Балтач, Тайняш мәдәният йортлары хезмәткәрләре башкарган күркәм музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Лиана Нәфыйкова, Рузил Нәфыйков, Рәмит Нәфыйков чараны музыкаль яктан бизәделәр. Сугыш тематикасына җырлар һәм көйләр башкарылды, алар йөрәкләрне дулкынландырды һәм тынычлык бәясе турында уйланырга мәҗбүр итте.
Чара барышында барысы да яуларда ил азатлыгын яклап баш салган Айнур Нурихан улын һәм башка МХО геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу тирән уйлану мизгеле киләчәк буыннар өчен үзләрен корбан иткәннәрне истә тотуның никадәр мөһим булуын раслады.
Айнурның әнисе Дамира Әмир кызы катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм Айнурның сыйныфташларына,дусларына, укытучыларына,туганнарына истәлекле бүләкләр тапшырды. Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм якташыбызның батырлыгын онытмаска һәм аның турында истәлекне киләчәк буыннарга тапшырырга чакырды.
"Була шундый кешеләр: алар янәшәсендә сиңа рәхәт, күңелле һәм тыныч була. Айнур нәкъ әнә шундыйлардан иде. Ул эшен һәрвакыт белеп, ышаныч белән башкарды, вазыйфаларына җаваплы карады һәм һәрвакыт көләч булды. Айнур беркайчан да үз эченә бикләнмәде, аның кайгысы да, шатлыгы да тирә-юньдәгеләр белән уртак булды. Күңелендә моң, йөрәгендә халык гаме яшәде.
Айнур турында озак сөйләп булыр иде. Аның арабызда юклыгына әле бүген дә ышанып булмый, ишек ачылып китәр дә, шаулап-гөрләп, яки авыз эченнән генә ниндидер көй көйләп сөекле якташыбыз, яраткан дустыбыз Айнур килеп керер кебек. Ул безнең күңелләрдә мәңге шундый боекмас, эшлекле, күркәм йөзле булып сакланыр!"...
Кирәк, күңелләр сафлансын өчен кирәк икән мондый кичәләр. Хак әйтәләр: "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел".