

Тәүге ял көненең иртәнге сәгатьләрендә үк билбаулы көрәш буенча Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең район Беренчелеге ярышлары старт алды. Ул илебезнең 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулуга багышланды. Күләмле спорт чарасын ачу тантанасында яшь көрәшчеләрне сәламләп турнирның баш судьясы Вадим Фәрит улы Еникеев чыгыш ясады һәм ярышларда уңышлар теләде. Тантана барышында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм илебез азатлыгы өчен гомерләрен аямаган яугирләр истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды. Әлеге турнирның Ватанны саклаучылар елында үтүе дә һич очраклы түгелдер, мөгаен. Аның дәвамында Җиңү яулап кайткан ата-балаларның лаеклы дәвамы булган замандаш яугирләр — махсус хәрби операция бурычларын үтәүче хәрбиләрнең каһарманлыгы турында да әйтелеп, мөмкин кадәр тизрәк имин-сау булып туган якларга Җиңү белән кайтулары теләкләре яңгырады. Ярыш барышын судья Илнур Ришат улы Зәйнетдинов хөкемдарлык итте. Спортчылар яшь һәм авырлык категорияләре буенча төркемнәргә бүленеп көрәштеләр. Кечкенә булсалар да, аларның һәркайсы олы ярыш чәме белән янып, көндәшен җиңү өчен бар көчен салды. Турнир югары дәрәҗәдә үтте. Аның җиңүчеләрен баш судья Вадим Фәрит улы Еникеев белән бергә каһарман яугир якташыбыз — Чакмагыш егете, әлеге вакытта туган якларга кыска вакытлы ялга кайткан Марсель Рөстәм улы Гомәровның да бүләкләве бу спорт чарасының дәрәҗәсен тагын да мәртәбәлерәк итте. Яшь көрәшчеләр өчен ике тапкыр "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән чын герой яугирнең кулыннан бүләк алу зур горурлык булды.