Махсус хәрби операция башланганнан алып районыбыз халкы ярдәме белән яугирләргә тонналап гуманитар ярдәм җыелып озатылды. Шушы көннәрдә “Газпром” җәмгыятеннән алгы сызыкка чираттагы ярдәм – “УАЗ” автомобиле юллана. Ул махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итәргә тулысынча әзер.
Җаваплылыгы чикләнгән “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Альберт Локманов безгә мөһим вазыйфа – бу автомобильне тапшыру нияте белән килде. Машина ачкычы “Башкортстан” мотоукчылар полкының радиоэлектрон көрәш ротасында хезмәт итүче “Кеша” позывнойлы яугиргә тапшырылды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев шәхсән үзе дә машинага техник күзәтү ясап, төзеклеген, куллануга әзер булуын билгеләде һәм аның якташларыбызга файдалы хезмәт итүен теләде.
Әйтергә кирәк, шушы ук полкта “Чикаго” позывнойлы якташыбыз да хезмәт итә. Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аның белән кыска вакытлы ялга кайткан вакытында очрашып, оптик прицел тапшырды, хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
“Чакмагыш ир-егетләре хәрби бурычларын лаеклы үти. Безнең бурычыбыз – якташларыбызга кирәкле җиһазлар һәм приборлар белән ярдәм итү. Бу – безнең җиңүгә керткән уратак өлешебез”, – диде җитәкчеләр, аларның исән-сау җиңү белән туган якларына кайтуын теләп.
“Газпром” җәмгыятенә, Альберт Рәүф улына, Реканс Фәнил улына һәм барлык ярдәм кулы сузучыларга зур рәхмәт белдерәм. Техника алгы сызыкта бик кирәк һәм безгә хәрби бурычларны үтәүдә ярдәм итәчәк, мобильлекне һәм кирәкле әйберләрне тиз китерүне тәэмин итәчәк. Сезнең ярдәм белән Җиңү безнең якта булачак!” – диде алгы сызыкта хәрби бурычларын лаеклы үтәүче яугир. УАЗ руле артында хәрби үзе барачак.