ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы

Мемориаль тактаташ – хәтер билгесе

Бүген Җәмәй авылында махсус хәрби операция вакытында һәлак булган батыр йөрәкле якташыбыз Эдуард Роберт улы Гатиятуллинның якты истәлегенә тактаташ ачылды. Һәлак булганнан соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Мемориаль тактаташ – хәтер билгесеМемориаль тактаташ – хәтер билгесе
Мемориаль тактаташ – хәтер билгесе

Аны яугирнең әнисенә тапшырдылар. Тактаташ хәрби хезмәтнең кырыс шартларында, туган җирдән еракта, хәрби антка, сугышчан һәм кешелек бурычына ахыргача тугры калган райондашыбызның туган йорты бинасы диварына урнаштырылды. Тактаташ ачу тантанасында муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идәрә итүчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, Имәнлекул авыл биләмәсе башлыгы Разалия Лиф кызы Хафизова, Эдуард Роберт улының әнисе Зөлфия Фәнис кызы, туганнары, авылдашлары, махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр, мәктәп укучылары катнашты. Тактаташны ачканнан соң барлык чарада катнашучылар аның янәшәсенә чәчәкләр салды һәм бер минутлык тынлык игълан ителде. Чыгыш ясаучылар каһарман якташыбыз турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Алар барлык якташларыбыз өчен үрнәк булган батыр райондашларыбызның каһарманлыгы турында сөйләделәр, аның һәммәбез өчен дә үрнәк, районыбызның ватанпәрвәр, лаеклы улы булуын билгеләп үттеләр. Эдуард үзенең хәрби бурычын намус белән үтәде һәм яшь буынга үрнәк булып калды. Безнең тыныч һәм бәхетле тормыш хакына батырларча һәлак булган каһарман йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Бу хакта тулырак – киләсе санда. 

Мемориаль тактаташ – хәтер билгесе
Мемориаль тактаташ – хәтер билгесе
Мемориаль тактаташ – хәтер билгесе
Мемориаль тактаташ – хәтер билгесе
Мемориаль тактаташ – хәтер билгесе
Мемориаль тактаташ – хәтер билгесе
Мемориаль тактаташ – хәтер билгесе
Мемориаль тактаташ – хәтер билгесе
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас