ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр

Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында

28 майда  Русиядә Чик сакчылары көне билгеләнә. Бу истәлекле дата –  Ватан чикләрен саклаучыларга хөрмәт һәм халык хәтере көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан күркәм традиция буенча бүген Җиңү паркында тантаналы чара үтте.

Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарындаВатанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Анда чик буе гаскәрләре ветераны, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, чик буе гаскәрләре ветераны, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, район хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков, район Советы депутаты, Чакмагыш районы  чик сакчыларының инициативалы төркеме рәисе Айдар Фәнил улы Насыйров, чик буе гаскәрләренең иң актив өлкән ветераны Риканст Муллагали улы Шабаев катнашты һәм бәйрәм уңаеннан  иң изге теләкләрен җиткерде.
Бирегә төрле буыннар чик сакчылары килгән иде. Чәчләренә чал кергән бабай да, яңа гына хәрби хезмәттән кайткан егет тә бер үк дәрәҗәдә – алар чик сакчылары. Гаиләләре белән җыйнаулашып килгән элеккеге чик буе сакчылары да, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучыларының  да   биредә җыелуы аеруча сөенечле булды.
“Ел саен күркәм традиция буенча без Җиңү паркында Чик сакчылары көнен үткәрәбез һәм биредә бик күп чик буе гаскәрләре ветераннары, хәрби хезмәткәрләр җыела. Бу матур бәйрәм бүген бигрәк тә көнүзәк. Әлеге   махсус хәрби операция барган вакытта бу чара яшь буын өчен аеруча тәрбияви патриотик чара булып тора. Биредә балаларның, мәктәп укучыларының да җыелуы, безнең бәйрәмне ничек үткәрүебезне күзәтеп торуы  аеруча күңелле. Барлык чик сакчыларын бәйрәмебез белән котлыйм һәм иң мөһиме – ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм, әлбәттә,   тыныч күк йөзе телим”, – диде ихлас теләкләрен җиткереп, район җитәкчесе һәм ветеран чик сакчысы Реканс Фәнил улы Ямалеев.
 
 
 
Бу хакта тулырак – киләсе санда.

 

Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас