

Аны ачу тантанасында шәрәфле кунаклар – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Юрьевна Панчихина, Уфаның “Шәһәрне үстерү иҗтимагый фонды” социаль, мәдәни һәм икътисади үсеше фонды башкарма директоры Дарина Сергеевна Панчихина, Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеген тәэмин итү аппаратының проектлар буенча белгече Дарья Андреевна Швыркова, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, “Гаилә” төньяк-көнбатыш районара үзәге директоры Эльза Рәзиф кызы Шәйхетдинова, районның Беренчеләр хәрәкәте оешмасының урындагы бүлеге Советы рәисе Айгиз Равил улы Мадияров катнашты. Иҗтимагый мохитне рәсми ачып, символик кызыл лентаны кисү хокукы муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Юрьевна Панчихинага һәм Гаилә” төньяк-көнбатыш районара үзәге директоры Эльза Рәзиф кызы Шәйхетдиновага тапшырылды.
Әйткәндәй, волонтерлар остазлары Гөлназ Фидус кызы Сәлимова җитәкчелегендә “Изгелекле эшләрнең 4 сезоны” проектының барлык сезоннарында да катнашты. Агымдагы ел Русиядә Ватан сакчылары, Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елы булуын игътибар үзәгендә тотып, волонтерлар шушы юнәлештә дә эшчәнлек бардылар, һәлак булган якташ яугирнең әнисе һәм Бөек Ватан сугышы ветераны янында булып, аларга ярдәм иттеләр. Әлеге проектны Башкортстан Башлыгы Грантлары Фонды һәм республиканың Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты ярдәме белән Уфаның “Шәһәрне үстерү иҗтимагый фонды” социаль, мәдәни һәм икътисади үсеше фонды тормышка ашырды. Безнең район волонтерлары шушы проектның җиңүчеләре булдылар һәм 70 мең сумлык грант акча белән бүләкләнделәр. Шушы акчага волонтерлар һәм аларның остазы Чакмагыштагы Гаилә хезмәте бинасында шушы хезмәт белгечләре белән берлектә “Тартылу ноктасы” дип исемләнгән иҗтимагый мохитне төзекләндерделәр. Берничә зонага бүленгән бу мохиттә балалар һәм үсмерләргә буш вакытларын файдалы үткәрергә барлык мөмкинлекләр булдырылган, алар монда иҗат белән шөгыльләнә, аралаша, идеяләр белән уртаклаша һәм аларны тормышка ашыра алачак. Бу хакта волонтерлар үзләре дә сөйләп, һәр зонаның тәгаенләнешен аныкладылар. Әйткәндәй алар мондагы уңайлыкларны булдыруда, аны бизәкләүдә үзләре дә актив катнашканнар. Бу актив кызлар һәм малайларның проектка кушылудан алган тәэссоратлары белән видеоролик ярдәмендә уртаклашулары да һәркем өчен кызыклы булды.
Үсмерләр мохитен ачу тантанасында анда катнашкан шәрәфле кунаклар һәм районның Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова чыгыш ясап, бирегә йөрүче үсмерләргә һәм аларның остазына артабангы эшчәнлекләрендә уңышлар теләделәр. Чара барышында актив волонтерларга һәм Гөлназ Фидус кызына Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Артабан Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Айгөл Рудин кызы Кудрявцева тантанада катнашучылар өчен күнгә бизәк төшереп, аннан брелок, беләзек ясау буенча осталык дәресе үткәрде. Халык иҗаты сәнгатенә нигезләнгән бу шөгыль өлкәннәргә дә, үсмерләргә дә бик ошады. Үсмерләр мохитен ачу тантанасын Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары бизәде. Чара ахырында анда катнашучылар истәлек өчен күмәк фотога төштеләр.