ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы

Алар – районыбыз геройлары

Районыбыз яугирләре илебез бәйсезлеген яклап, махсус хәрби операция бурычларын лаеклы үти.

Алар – районыбыз геройларыАлар – районыбыз геройлары
Алар – районыбыз геройлары

Ватанга тугрылык күрсәтеп, гомерен аямаган якташларыбыз турындагы хәтер райондашлар күңелендә саклана. Бүген район хәрби комиссариатында Туган илебезне яклап, батырларча һәлак булган ике якташыбызның якыннарына Каһарманлык орденнары тапшырылды. Хәрби бурычны үтәгәндәге батырлыклары, кыюлыклары һәм фидакарьлекләре өчен бу орденнар аларга ил Президенты Владимир Путин Указы белән бирелә. Дьякин Илья Александровичның югары дәүләт бүләген кызы Кристинага, Сергей Константинович Шәйнуровның ордены әнисе Кәбирә Хәбибинур кызына районның хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков тапшырып, каһарман яугир якташларыбыз турындагы истәлек якташлар күңелендә сакланыр дип билгеләде. Орденнарны тапшыру тантанасында катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, аларга чәчкәләр тапшырып, хәрбиләрнең якыннарының зур югалту кайгысын уртаклашты, Кәбирә Хәбибинур кызы Шәйнуровага илнең лаеклы улын, чын патриотын тәрбияләп үстергәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Кристинага әтисенең чын герой икәнлеген белеп, аның белән горурланып үсүен теләде. Ил өчен сыналышлы вакытта аны якларга китеп, аның бәйсезлеге хакына үз гомерләрен аямаган батыр якташларыбыз турындагы якты хәтер аларның якыннары һәм барлык райондашлар күңелендә мәңге сакланыр.

Алар – районыбыз геройлары
Алар – районыбыз геройлары
Алар – районыбыз геройлары
Алар – районыбыз геройлары
Алар – районыбыз геройлары
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас