ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр

Ватаныбызны саклаучыларның балаларына зур бүләк

МХОда катнашучыларның балалары өчен чишмә буенда концерт оештырылды

Ватаныбызны саклаучыларның балаларына зур бүләкВатаныбызны саклаучыларның балаларына зур бүләк
Ватаныбызны саклаучыларның балаларына зур бүләк


Кичә, 19 июньдә, район мәдәният йортының иҗат коллективы «Чишмә янында» бәйрәмен оештырды. Чара Трактор урамындагы чишмә янында узды, анда бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы якташ яугирләребезнең балалары катнашты.
Бәйрәмдә мәдәният йорты артистлар чыгыш ясады, алар сугыш еллары җырларын һәм заманча композицияләр башкардылар. Балалар чыгышларны сокланып карады, төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнашты. Бу бәйрәм Ватаныбызны саклаучыларның балаларына зур бүләк булды. Чара күчтәнәчләр белән чәй табыны артында тәмамланды.

Ватаныбызны саклаучыларның балаларына зур бүләк
Ватаныбызны саклаучыларның балаларына зур бүләк
Ватаныбызны саклаучыларның балаларына зур бүләк
Ватаныбызны саклаучыларның балаларына зур бүләк
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас