+24 °С
Яңгыр


Ике атна эчендә Югары Аташ авылы волонтерлары 13 маскировка челтәрен үргән. Җәйге чорда йорт эшләре күп булуга карамастан, алар уртак эшкә үз өлешләрен кертергә вакыт таба. Имәнлекүл авылында яшәүче Гөлнур Муллахмәт кызы Князева яугирләр өчен шифалы һәм хуш исле үлән чәйләре әзерләгән. Иске Калмаш авылыннан Зөлфия Фәнил кызы Сәбгыянова хәрбиләргә сабыннар эшләгән.
Алгы сызыктагы яугир якташларыбызны кайгырту һәм аларга ярдәм итү – бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе.