ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр

Үзебезнекләрне ташламыйбыз!

Иске Ихсан авылы клубында яшүсмерләр өчен Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы кысаларында әңгәмә үтте. 

Үзебезнекләрне ташламыйбыз!Үзебезнекләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекләрне ташламыйбыз!

Чара башында алып баручы Гүзәл Хәйруллина махсус хәрби операция башлануы турында җентекләп сөйләде. Ул бу вакыйганың Русия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен дә борылыш булуын ассызыклады. Әңгәмә ватанпәрвәрлек, хәрби бурыч, кулларына корал тотып Ватан мәнфәгатьләрен яклауга баскан солдатларның батырлыгы турында барды. Һәммәсе дә махсус хәрби операция барышында үз гомерләрен биргән якташларыбызны тирән хөрмәт белән искә алдылар. Аларның һәркайсы Ватан алдындагы бурычын батырларча үтәде, аларның һәркайсы – чын Герой. Чара ахырында Гүзәл Фәрит кызы егетләр һәм кызларны махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар белән таныштырды.

Үзебезнекләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекләрне ташламыйбыз!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас