

Геройлар үз урыннарын сугыш яланнарында гына түгел, тыныч тормышта да таба. Моны алгы сызыктан кайтып, республика һәм ил хакына хезмәт итүләрен дәвам иткән махсус хәрби операция ветераннары дәлилли.
“Башкортстан Геройлары" проекты республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән тулысынча ашырыла һәм махсус хәрби операциядә катнашучылары арасыннан идарәчеләр әзерләү буенча «Геройлар вакыты» федераль программасының бер өлешен алды.
Руслан Әнәс улы Латыйпов БР Эчке эшләр министрлыгының югары мәктәбен тәмамлаган, 20 елдан артык полициядә намуслы хезмәт иткән. 2022 елның октябрендә Краснодар өлкәсенең ирекле отрядларының берсе составында илебез мәнфәгатьләрен якларга китә. Язмам героен “Герой” дисәм дә, ялгышмам – ул махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медаленә ия.
“2022 елның февраль аенда махсус хәрби операция башланды. Минем вакыт җитте, дип уйладым да, контракт төзешеп, илем мәнфәгатьләрен якларга юл тоттым”, – ди Руслан Әнәс улы.
Бүгенге көндә махсус хәрби операция ветераны район хакимиятендә гражданнар оборонасы буенча мобилизацион әзерлек бүлеге начальнигы булып эшли. Кыскасы, МХОда катнашучы яугир якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә.
“Хәрбиләрнең күбесе үтенечләре белән тәгаен кайда мөрәҗәгать итәргә белми. Бу очракта мин аларга райондагы “Ватанны саклаучылар фонды” белән берлектә төрле яклап ярдәм кулы сузам. Сөйләшеп кенә утырырга килүчеләр дә бар. Мәгълүмати ярдәм белән беррәттән якташларыбызга рухи ярдәм дә бик мөһим бит. Бердәм булсак, берләшеп эшләсәк, махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә дә җиңелрәк булыр һәм Җиңү үзен озак көттермәс”, – Руслан Әнәс улы Латыйпов.
Аның батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Алгы сызыктагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм әзерләүдә ярдәмгә аның керткән өлеше бәһалап беткесез.
“Башкортстан Геройлары" проектының яңа этабы кысаларында финалга чыгучылар өчен (алар арасында Руслан Латыйпов та бар) укулар тиздән башлана. Ул МХО ветераннарына дәүләт, муниципаль хакимият органнарында лаеклы урын алу һәм республика халкы файдасына хезмәт итүләрен дәвам итү өчен идарә итүнең заманча алымнарын үзләштерергә ярдәм итәчәк.