ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр

«Баланы мәктәпкә җый» акциясе старт алды

«Баланы мәктәпкә җый» акциясе кысаларында меңләгән гаилә мәктәп җыелмаларын алачак

«Баланы мәктәпкә җый» акциясе старт алды«Баланы мәктәпкә җый» акциясе старт алды
«Баланы мәктәпкә җый» акциясе старт алды


Русиядә мохтаҗ гаиләләрдәге балалар өчен мәктәп кирәк-яракларын җыю буенча ел саен үткәрелә торган социаль акция старт алды.
Русиядә «Баланы мәктәпкә җый» традицион хәйрия акциясендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Акцияне «Бердәм Русия»партиясе үткәрә.
Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр Партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә яки гаризаны аның рәсми сайтында калдыра ала. Максат – балаларны уку өчен кирәкле җыелмалар белән тәэмин итү.
- Узган елда безнең депутатлар, эшмәкәрләр һәм төбәкләрдә яшәүчеләрнең актив катнашуы белән Белем көненә әзерләнүдә бөтен ил буенча 287 мең укучы ярдәм алды. Быел да без иң кирәкле әйберләрне – уку һәм иҗат өчен җыелмаларны, мәктәп формасын, рюкзакларны, спорт инвентарен җыярбыз. Акция барышында МХОда катнашучыларның балаларына һәм яңа төбәкләрдәге балаларга аерым игътибар бирәчәкбез”, – дип хәбәр итте «Бердәм Русия» Генсоветы секретаре Владимир Якушев.
Әйберләр җыю партиянең төбәк бүлекчәләре базасында эшләүче кабул итү пунктлары челтәре аша оештырылды. Акциядә теләгән һәркем катнаша һәм үз өлешен кертә ала. «Баланы мәктәпкә җый» акциясе 2012 елдан бирле үткәрелә. Анда катнашучы депутатлар, эшмәкәрләр һәм волонтерлар аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп укучыларына, инвалид балаларга һәм ярдәмгә мохтаҗ башка балаларга системалы һәм адреслы ярдәм күрсәтәләр. Бу эш йөзләрчә мең гаиләләрнең тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый, 1 сентябрь алдыннан финанс хәлне җиңеләйтә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас