+22 °С
Яңгыр


Экскурсия барышында музей методисты кунакларны музейның даими экспозицияләре һәм вакытлы күргәзмәләре белән таныштырды. Ул чарада катнашучыларга уникаль экспонатлар турында кызыклы итеп сөйләде, районыбызның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштырды. “Бөек Ватан сугышы чоры” экспозициясен өйрәнгәндә сугышларда катнашучыларның һәммәсен дә искә алдылар. Әлеге экскурсиядә күпчелекне аеруча ата-бабаларыбызның көнкүреш әйберләре һәм махсус хәрби операция зонасыннан китерелгән экспонатлар таң калдырды. Чара ахырында алар музей хезмәткәрләренә кызыклы мәгълуматлар, яңа белемнәр һәм алган тәэссоратлары өчен рәхмәт белдерделәр.