ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы

"Башкортстан Геройлары" – мөһим һәм урынлы проект

Белүебезчә, Республика Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан Геройлары” программасына старт бирде.

"Башкортстан Геройлары" – мөһим һәм урынлы проект"Башкортстан Геройлары" – мөһим һәм урынлы проект
"Башкортстан Геройлары" – мөһим һәм урынлы проект


Шушы көнәрдә “Башкортстан Геройлары" проектының яңа этабы кысаларында финалга чыгучылар өчен укулар башланды. Ул махсус хәрби операция ветераннарына дәүләт, муниципаль хакимият органнарында лаеклы урын алу һәм республика халкы файдасына хезмәт итүләрен дәвам итү өчен идарә итүнең заманча алымнарын үзләштерергә ярдәм итәчәк.
29 июльдә Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркында республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында “Башкортстан Геройлары” төбәк программасының остазлар көне узды.
Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, төбәк җитәкчелегенең бурычы – «Башкортстан геройлары» программасы кысаларында укуны максималь нәтиҗәле итү.
– Яңа тормышка, республиканың зур идарә командасына рәхим итегез, – диде төбәк җитәкчесе. – Беренче модуль сезнең өчен файдалы булгандыр, дип ышанам. Без сезнең яңа эшчәнлектә кирәк булачак белемнәр алуыгызны телибез. Шуңа күрә – алга барабыз.
Районыбыздан әлеге чарада “Башкортстан Геройлары" проектының 70 финалистының берсе – Руслан Әнәс улы Латыйпов һәм аның остазы муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев катнашты. Бүгенге көндә махсус хәрби операция ветераны район хакимиятендә гражданнар оборонасы буенча мобилизацион әзерлек бүлеге начальнигы булып эшли.
Булачак остазларны “Башкортстан Геройлары” программасында катнашучыларга төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм башка мөхтәрәм кунаклар тәкъдим итте. Алар шулай ук республиканың социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре һәм республика командасы эшчәнлегенең төп бурычлары турында сөйләделәр.
Остазлар белән танышканнан соң очрашу "сорау-җавап" форматында дәвам итте. Аерым алганда, хәрби хезмәткәрләр төбәк Башлыгыннан хәзерге эш урыннарында эш бирүчеләр белән сөйләшүләрдә ярдәм күрсәтүне сорадылар – барысы да программада катнашучыларны укыту һәм стажировкага җибәрергә әзер түгел.
Радий Хәбиров һәр очракта мәсьәләне шәхсән карап хәл итәчәкләр, дип җавап бирде. "Башкортстан Геройлары" программасы финалистлары белән очрашуны тәмамлап, Радий Хәбиров ассызыклаганча, хәрби хезмәткәрләр остазы булуга карамастан, төп бурыч – компетенцияне һәм белемне максималь киңәйтү.
– Сезнең безгә кире элемтә бирүегез бик мөһим, сезгә тагын да кызыклырае булачак, дип сөйләделәр, – дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы. – Без сезне республика идарә командасы уздыра торган барлык чараларга да чакырырга әзербез.

"Башкортстан Геройлары" – мөһим һәм урынлы проект
"Башкортстан Геройлары" – мөһим һәм урынлы проект
"Башкортстан Геройлары" – мөһим һәм урынлы проект
"Башкортстан Геройлары" – мөһим һәм урынлы проект
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас