ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Барысы да Жиңү өчен
6 август 2025, 04:40

Батырлык ордены тапшырылды

4 августта район хәрби комиссариатында махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаганда батырларча һәлак булган якташыбыз Фирур Флүр улы Солтановның гаиләсенә дәүләт бүләге тапшырылды.

Батырлык ордены тапшырылдыБатырлык ордены тапшырылды
Батырлык ордены тапшырылды


Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков катнашты.
«Безнең ил халкының һәр буынына сугыш хәрәкәтләре белән бәйле авырлыклар эләгә. Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, башка кайнар нокталар... Бүген йөзләгән чакмагышлылар хәрби хәрәкәтләр территориясендә изге бурычын үти, – диде район башлыгы, һәлак булган якташларының гаиләсенең кайгыларын уртаклашып.– Фирур Флүр улы – илгә хезмәт итү, хәрби бурычны үтәү үрнәге. Без аны һәрвакыт истә тотачакбыз. Ул яшьләр өчен үрнәк булачак. Сезнең тормыш иптәшегез, әтиегез алдында баш иябез. Рәхмәт сезгә».
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Фирур Флүр улы Солтанов хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен (вафатыннан соң) Батырлык ордены белән бүләкләнүе турындагы карарын район хәрби комиссары Марсель Рәфыйков укыды. Ул дәүләт бүләген батыр якташыбызның тормыш иптәше Лилия Мөнир кызы, уллары Рифат белән Линарга тапшырды.
Фирур Флүр улы Солтанов 1968 елның 26 мартында Чакмагыш авылында туган. 1985 елда Чакмагыш гимназиясен тәмамлап, Уфада водитель һөнәрен үзләштерә. 1986 елда Әфганстан Республикасында интернациональ бурычын үти. Чакмагыш районының төрле оешмаларында водитель булып эшли. 2024 елның 27 июлендә контракт төзешеп, махсус хәрби операциядә катнаша. 2024 елның сентябрендә хәрби хәрәкәтләрнең берсендә батырлык өлгеләре күрсәтеп һәлак була.

Батырлык ордены тапшырылды
Батырлык ордены тапшырылды
Батырлык ордены тапшырылды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас