ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
7 август 2025, 10:10

“Яугирләргә файда китерәсем килде”

Башкортстан Республикасының волонтерлык хәрәкәте Русия Федерациясендә алдынгылардан санала. Төбәктә “Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте министрлыгы каршындагы яшьләрнең үз максатларын тормышка ашыруы һәм Ирекмәнлекне   үстерү өчен республика күп функцияле мөмкинлекләр үзәге” базасында Ирекмәнлекне үстерү ресурс үзәге һәм 23 “Добро.Центр” иҗтимагый үсеш үзәге эшли. 

“Яугирләргә файда китерәсем килде”“Яугирләргә файда китерәсем килде”
“Яугирләргә файда китерәсем килде”
 
Бүгенге көндә республикада 4300дән артык ирекле оешма һәм бергәлек эшли. Аларның эшчәнлегенә ел саен 500 меңнән артык төбәк кешесе җәлеп ителә, ә Добро.рф платформасында 167 меңнән артык волонтер теркәлгән. 2024 елда Башкортстан Республикасында «Игелекле эшләр төбәге» волонтерлыгына ярдәм итүнең төбәк практикасы, аның чикләрендә федераль финанслауны җәлеп итеп (5,77 млн.сум күләмендә субсидия) төбәктә волонтер-остазлар әзерләү проекты тормышка ашырылды.
Волонтерлыкны популярлаштыру һәм үстерү өчен ирекмәнлеккә комплекслы ярдәм итү һәм үстерү программасы кысаларында республика ирекмәннәренең форумы һәм волонтерлар лагере оештырылды. Шулай ук шушы вакыт эчендә 300гә якын волонтер Башкортстан Республикасы Башлыгының «Башкортстан Республикасы волонтеры» мактау билгесе белән бүләкләнде. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр белән системалы эшчәнлек алып барылган, аларның һәрберсендә БР Яшьләр сәясәте министрлыгы координациясе астында волонтерлык штаблары эшли.
2024 елның ноябреннән Башкортстанда Радий Фәрит улы Хәбиров хуплавы белән «Беренче тирмә» төбәк проекты  эшли башлады. Ул төрле өлкәләрдән хатын-кыз волонтерларны берләштерде. Алар арасында табиблар, укытучылар, дәүләт хезмәткәрләре, эшмәкәрләр һәм башка күп һөнәр ияләре бар. «Беренче тирмә» проекты ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм  һәм хәстәрлек күрстәтү өчен госпитальләргә барырга әзер булган иреклеләрне берләштергән. Анда  30 яшьтән 50 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
«Беренче тирмә»   проектында  катнашучы хатын-кызлар Уфа медицина көллияте базасында оештырылган “кызыл”,  “сары”  һәм  “яшел”  зоналарда эвакуация этабында яралыны беренче ярдәм һәм тотрыкландыру”  программасы буенча бушлай укытыла. Башкортстан Башлыгы әлеге проектның инициаторы Зөһрә Гордиенкога  ярдәме  өчен рәхмәт белдерде. 
  – Ул Башкортстанның героик елъязмасына керәчәк. Безнең кызлар һәм хатын-кызлар үзләре дә берләштеләр, күңел кушуы буенча волонтерлар булып киттеләр. Без аларның барысына да рәхмәт әйтәчәкбез, –  диде Радий Хәбиров. – Мин проектта катнашучылар белән очрашканда алар биредә башкарган  эшләре турында сөйләделәр – бу физик яктан да, эмоциональ яктан да бик авыр. Бу зур хезмәт, һәм без үз ягыбыздан аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Безнең районнан әлеге проектта тәүгеләрдән булып катнашучы бердән-бер волонтер – Ирина Хәбиб кызы Мансурова. Күптән түгел ул үз теләге, йөрәге кушуы буенча ике атна дәвамында Луганскида булып, госпитальдәге ир-егетләргә ярдәм күрсәтеп кайтты. Ирина Хәбиб кызы – район үзәгендәге Яшьләр үзәгендә яшьләр белән эшләү буенча белгеч һәм шул ук вакытта М. Шәйморатов исемендәге штаб волонтеры буларак та махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм күрсәтүдә: гуманитар йөк җыюда, маскировкалау челтәрләре әзерләүдә актив катнаша. «Беренче тирмә» проекты турында ишеткәч тә, битараф булмаган райондашыбыз читтә кала алмый. Бу хакта әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәбез.
 
 - Проектта катнашырга карар итүегезне гаиләгез, якыннарыгыз ничек кабул итте?
 
  – Бу проект 2024 елнын ноябрь аенда барлыкка килгән. Аның турында ишеткәч тә, миндә мотлак бару, ярдәм итү  теләге барлыкка килде.  Беренче булып гаиләм белде, әнием һәм кече туганым. Гаиләм бик каршы иде, ләкин әнием белән әлеге сеңлем: “Барысы да килеп чыгар, бар”, – диделәр. Сим-карталарны һәм геолокацияне Луганск Халык Республикасы чиген узгач сүндердек. 
 
   – Луганскига нинди уйлар һәм хисләр белән бардыгыз? Борчылу, курку тойгылары булмадымы?
  – Безнең 17нче тирмәбездә биш кыз һәм ике медицина көллияте студенты бар иде. Башкортстанның төрле өлкәләреннән һәм шәһәрләреннән вәкилләр буларак, без тормышта беренче тапкыр командага тупланыр өчен очраштык. Һәм Луганскига да бишебез беренче тапкыр, ә ике кызыбыз икенчегә барды. “Куркыныч идеме?” – дип күпләр сорады. Барыннан да бигрәк үз хисләремнән курыктым: яраланганнарның авыртынуын күргәч, түзә алырмынмы, дип. Луганскины җимерек, дип уйлаган идем, әмма шәһәр искиткеч матур булып чыкты! Урамнарда роза чәчәкләре  күз явын алып утыра. Юллар төзекләндерелгән.
 
 –  14 көнлек волонтерлык тормышы ничек узды?
 
 – Килгән көнне үк безне биредә волонтерлар каршы алды, яшәү урынына – арендага алынган фатирга кадәр озатып куйдылар. Минем уйлавымча, безгә патша сарае тормышы кебек шартлар  тудырдылар: йокы урыннары, кер юу машинасы бар... Безгә бәхет елмайды: су да өзелмәде, ут та сүнмәде. Фатирдан без иртән иртүк чыгып китеп,  кич белән генә кайтып керә идек. Көненә госпитальдә 18 000 – 20 000әр адым уздык, шуңа өстәп, төрле эшләр башкардык. 
 
– Луганск хәрби госпитале турында сөйләп үтегез әле?
 
– Госпиталь – ул  ябык территория. Телефоннардан сөйләшергә, башка манипуляцияләр үтәргә  ярамый. Керү урынында зур такта тора, анда унлап телефон кадак белән кадакланган. Әгәр синдә телефон тапсалар, аны бу тактага кадаклаячаклар. Фартирда “вай-фай” бар иде, анда эштән соң без гаиләләребез белән аралаштык. Аңлыйсыздыр, бу чараларның барысы да хезмәткәрләрнең дә, яраланганнарның да иминлеге өчен кирәк. Рөхсәт алып кына фотосүрәткә дә төштек.  
Яугирләрне госпитальгә алгы сызыктан китерәләр. Госпитальдә төрле бүлекчәләр бар, минем карашка иң катлаулысы – бу беренче, сортлау бүлеге, анда шунда ук барлык яраланганнар килә һәм кичектергесез ярдәм ала. Аннары аларны бүлекчәләр буенча күчерәләр, без дә шунда бүленгән идек.  
– Сез биредә ярдәмнең нинди төрләрен күрсәттегез?
 
 – Безгә яугирләрнең  госпитальдәге тормышын эмоциональ яктан да, физик яктан да уңайлырак итү бурычы куелды. Аларны китерү һәм  беренчел яралары эшкәртелү белән, без аларны эчерергә һәм тукландырырга омтылдык. Күпләре бик ашыйсылары килгәнен белдерә иде. Һәм мин буфетка йөгереп, булган ризыкны алып килә идем. Күп гуманитар ярдәм  – печенье, прәннекләр, тозлыклар, пешкән йомыркалар, киселгән май, алмалар, сөт, төрле эчемлекләр бар иде.
 
 – Димәк, сез анда алыштыргысыз ярдәмчеләр булдыгызмы?
 
 – Без савыт-саба да юдык, чәч тә кистек, ашаттык та, караватлар да җыештырдык. Ир-егетләрне табиблар янына, ЭКГга, төрле процедураларга, рентгенга алып бардык. Тирмәбездә без шунда ук сүз куештык: яугирләребезгә ярдәм булырлык һәр нәрсәне эшләячәкбез, дип. Әгәр яраланганның, мәсәлән, ике кулы да пешкән, яисә гипста булса – ул ашый алмый, ә мин аны ашата алам. Әгәр яугирне операциягә әзерлиләр икән, анда керер алдыннан без аларны юындырып, тырнакларын кисеп, чәчләрен алып кертеп жибәрә идек. 
–Бу истәлекле сәфәр күңелегездә нинди тәэссоратлар калдырды? 
 – Башкача   булдыра алмадым, чыннан да, кешеләргә файдалы буласым килде. Анда барачак һәркем әхлакый яктан да, физик яктан да бик авыр булачагын белергә тиеш, ләкин ул файда китерәчәк. Мин куркыныч астында булганымны да аңлыйм, ләкин безнең ярдәмебез ир-егетләребезгә бик кирәк. Түләнми торган отпуск  алып киттем. Мине сайлаганнарына рәхмәтлемен, калган биш кызга һәм ике егеткә дә рәхмәтлемен. Мин анда күп нәрсәләргә өйрәндем. Чынлап та ярдәм итә алуымны аңлаган минутлар – аңлатып бирә алмаслык куаныч хис-тойгылары, күп кыйммәтләрне яңадан бәһалау булды. Мин, чыннан да, кирәк әйберләр барлыгын аңладым. Анда күргәннәр  күзләремне моңарчы ят булган күп нәрсәләргә карата ачты.
 
–  Дага да тапшыргансыздыр?
 
 –  Әйе, проектта бер тирмәдән икенчесенә дага тапшыру традициясе яши. Подъезд алдында без аны госпитальдә безне алыштырган 18нче тирмәдән җиде кызга тапшырдык. Оештыручылар безнең яхшы эшләвебезне билгеләделәр.
«Беренче тирмә» волонтерлык проекты үзенең төрендә бердәнбер булып чыкты һәм Русиянең башка төбәкләре өчен дә үрнәк булды. Гражданлык инициативасы республикадан төрле яшьтәге һәм һөнәр иясе булган битараф булмаган хатын-кыз-волонтерларны берләштерде, алар өйләреннән  меңләгән километр ераклыкта көненә уникешәр сәгать ялсыз эшләргә һәм җиңүне якынайтырга әзер. 
“Яугирләргә файда китерәсем килде”
“Яугирләргә файда китерәсем килде”
“Яугирләргә файда китерәсем килде”
“Яугирләргә файда китерәсем килде”
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас