

Махсус операциядә һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырылды. Аларның әти-әниләре, туганнарына дәүләтебезнең югары бүләкләрен муниципаль хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев белән белән район хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков тапшырдылар.
Айдар Рәлиф улы Гыймазов, Нияз Нәзир улы Шәфыйков Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булдылар.
«Чакмагышлылар махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Ир-егетләребез илебез мәнфәгатьләре хакына өчен батырларча көрәшә, кызганыч, кайчакта үз гомерләре хакына. Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Шундый уллар үстергән әти-әниләренә бик зур рәхмәт. Сез аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәнсез. Дөньяда сезнең кебек әниләр юк. Шулай ук батыр ир-егетләрнең тормыш иптәшләре, балаларына рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә сабырлык телибез», – диде Реканс Фәнил улы.
Нияз Нәзир улының әти-әнисенә Каһарманлык ордены, “Батырлык өчен” , “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре тапшырылды.
Айдар Рәлиф улының әнисе Рәмлә Гарифҗан кызына Каһарманлык ордены тапшырылды. “Каты бәрелешеләр барган алгы сызыкка кергән көнне җиде тапкыр сөйләштек. Мин кайтам, диде. Тик кайтырга насыйп булмады”, – дип уй-хисләрен уртаклашты Рәмлә апа.
Илебез иминлеге хакына барган махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, хәбәрсез югалган егетләребез табылып, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын иде.