

Махсус операциядә һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырылды. Аларның әти-әниләре, туганнарына дәүләтебезнең югары бүләкләрен муниципаль район хакимиятенең гражданнар оборонасы буенча мобилизацион әзерлек бүлеге начальнигы Руслан Әнәс улы Латыйпов тапшырды. Айдар Рәлиф улы Гыймазов, Рөстәм Илдус улы Диләвиров, Руслан Мирас улы Вәкилов Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаган. Сержант Айдар Рәлиф улының әти-әнисенә “Батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре тапшырылды. Дәүләт бүләкләрен элегрәк тапшырганда илебезнең курку белмәс батыр улының әнисе Рәмлә Гарифҗан кызына Каһарманлык ордены бирелгән иде. Рөстәм Илдус улы Диләвировның әтисенә Каһарманлык ордены тапшырылды. Хәбәрсез югалган кече сержант Руслан Мирас улы Вәкиловның туганнарына “Батырлык өчен” медале бирелде. Илебез иминлеге хакына барган махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, хәбәрсез югалган егетләребез табылып, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын иде.